Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” партиясе депутатлары Әлки райондагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтә

“Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе ТРның Әлки муниципаль районы Советында 2020 елның октябрендә төзелә. Ул үз эченә 40 депутатны ала.

Агымдагы елда да партиянең җирле фракциясе,  җирле сәяси Совет белән килештереп, 2024 елның 24 нче гыйнварында расланган план нигезендә эшчәнлеген алып барды.

Муниципаль район Советының партия фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов безгә быел башкарылган эшләрнең бер өлеше хакында сөйләп үтте:

–     Быел депутатлар фракциясенең 9 җыелышы узды. Анда партия проектларын тормышка ашыру, депутатларның җәмәгатьчелек кабул итүендә катнашуы, тантаналы чараларда чыгыш ясавы, сайлаучыларның үгет-нәсыйхәтләре үтәлешен тикшерү, милли проектларны тормышка ашыру кебек мәсьәләләрне карадык. Мин, депутатлар фракциясе җитәкчесе буларак, җирле сәяси Советның секретаре алдында фракция эшчәнлеге турында елга ике тапкыр хисап тотам. Җирле сәяси Совет әгъзалары фракция эшчәнлегенә бәя, эшчәнлекне яхшыртуга киңәшләрен бирә, – дип башлады ул сүзен. 

 “Бердәм Россия” партиясе депутатларының райондагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм күрсәтүләре турында элек тә язганыбыз бар иде. Аерым очракларга килгәндә, Рәшит Әбрар улы түбәндәгеләрне мисал итеп китерде:

–    РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ярдәме белән  Базарлы Матак урта белем бирү мәктәбе 150 миллион сумга тулысынча төзекләндерелде. Төзелгән килешү нигезендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең булышлыгы зур. Күп авылларда төзәтелгән, салынган юллардан тыш, ул Сабантуй, Өлкәннәр көне, Инвалидлар ункөнлеге кебек зурлап үткәрелгән чараларда да матди ярдәмен күрсәтә, – диде. 

Фракция депутатлары тарафыннан халыкны кабул итүләр дә оештырыла. 2024 елда шундый 123 очрашу үткән, анда төрле сораулар белән районның 295 кешесе мөрәҗәгать иткән. Шулардан 201 е уңай хәл ителгән, ә 104 буенча консультация бирелгән.

Фракция җитәкчесе кабул итүләр вакытында гына түгел, ә “Минем депутат”, “Сайлаучы-депутат” система программалары буенча да депутатларга сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын ассызыклап үтте.  

Партия һәм милли проектларны тормышка ашыру кысасында районда кешеләргә яшәү барышында кирәкле объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. 
“Өлкән буын” проекты буенча депутатлар өлкәннәр белән очраша, истәлекле бүләкләр, бәйрәмдә азык-төлек җыелмалары тапшыра. “Балалар спорты” һәм “Сәламәт киләчәк” проектлары буенча фракция әгъзалары спорт чараларында катнаша. “Яшь гвардия” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән берлектә район яшьләрен патриотик һәм рухи-әхлакый рухта тәрбияләү буенча чаралар үткәрелә. 

“Бердәм Россия” депутатлары мобилизацияләнгән солдатларга, ДНР һәм ЛНРдагы кешеләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, 8,7 миллион сумлык 63 тонна гуманитар йөк озатылган. Депутат фракциясенең бар әгъзалары аларның райондагы гаиләләренә дә беркетелгән. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән килгән сорауларны тиз арада хәл итү эше дә оештырылган.

–     Районда партиянең җирле проектлары нигезендә күп эшләр башкарыла. Алар барысы һәркемдә актив гражданлык позициясе, шәфкатьлелек, толерантлык, җәмгыятьтәге актуаль проблемаларны хәл итүдә яшьләрне дә тартуга, халыкта чисталык һәп тәртип булдыруга җаваплылык хисе уятуга һәм, гомумән алганда, кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән, – дип  йомгаклады сүзен Рәшит Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев