“Бердәм Россия” партиясенең актив депутатлары бүләкләнде
Партиянең Татарстан төбәк бүлеге XXXVII конференциясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен иң яхшы оештыру буенча VI республика конкурсына йомгак ясалды.
Очрашу барышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
– Бу проектны без алтынчы ел рәттән «Бердәм Россия» партиясе депутат берләшмәләренең Республика Координация советы инициативасы белән гамәлгә ашырабыз. Аны ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов җитәкли. Беренче өч елда без депутат фракцияләре тәҗрибәсен генә өйрәндек, хәзер без шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләрендәге депутат төркемнәре тәҗрибәсен дә өйрәнәбез», - дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гыйниятуллина.
Нәтиҗәдә, "Иң яхшы депутатлар төркеме" номинациясендә Әлки районы Ташбилге авыл җирлеге Советының «Бердәм Россия» партиясе депутатлары төркеме 1 урынны яулады. Җитәкчесе – авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев.
"Иң яхшы депутат фракциясе" номинациясендә абсолют җиңүче – район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендәге Әлки районы Советының «Бердәм Россия» партиясе депутат фракциясе Гран-при иясе булды.
Районыбызны да, якташларыбызны да бу җиңүләр белән чын күңелдән тәбрик итәбез, яңа уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев