Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм илдә бәрәкәт бар

Киләсе атнада Россиядә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн дүрт гасыр элек булган вакыйгалар - Мәскәү шәһәрен чит ил басып алучыларыннан коткару, Ватаныбыз бәйсезлеген яклау өчен барган көрәш истәлеген хаклап, календарьга кертелгән иде. Бу бәйрәмнең асылы, мәгънәсе турында беләбезме? Бергәнеке бәрәгәйле дигән халык мәкале сезне нинди уйларга этәрә? Шул...

Киләсе атнада Россиядә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн дүрт гасыр элек булган вакыйгалар - Мәскәү шәһәрен чит ил басып алучыларыннан коткару, Ватаныбыз бәйсезлеген яклау өчен барган көрәш истәлеген хаклап, календарьга кертелгән иде.
Бу бәйрәмнең асылы, мәгънәсе турында беләбезме? Бергәнеке бәрәгәйле дигән халык мәкале сезне нинди уйларга этәрә? Шул турыда укучыларыбыздан сораштык.
Әсәдулла Хисмәтов, сугыш һәм хезмәт ветераны, Түбән Әлки авылы:
-Бердәмлек бик кирәкле нәрсә инде ул. Аеруча безнең ил халкына. Чөнки иксез-чиксез илебез байлыкларына кызыгучылар һәрчак булып торган, шуңа күрә безнең бабайларга да, үзебезгә дә туган җиребезне яклап сугышырга туры килде. Бөек Ватан сугышында нинди көчле дошманны җиңеп чыктык бит! Әгәр ул вакытларда халыкта бердәмлек, уртак максат булмаса, илебез азатлыгын саклап кала алыр идекме? Фронтта төрле милләт кешеләре иңгә иң куеп сугыштык. Барыбызга да бер генә нәрсә - дошманны җиңү кирәк иде. Тылда да халык бердәм булды, тырышты. Инде бүгенге хәлләргә килсәк, Россия халкыннан кабат бер-берсе белән дус-тату яшәү, бердәмлек сорала. Әнә бит, дөнья ничек кайный!
Ирек Сәлахиев, Карга авылы имамы:
-Бергәлек, бердәмлек көндәлек тормышыбызда да, илкүләм сәясәттә дә, дөнья илләре һәм халыклары мөнәсәбәтләренә кагылганда да бик кирәк. Шундый хәлләр була, әйтик, кардәш-туганыбызны соңгы юлга озатабыз… Моны бер кеше генә башкарып чыга алмый, күршесенә, туганына, авылдашына таяна. Ил өстенә бәла-каза килә - бар халык күтәрелә андый чакта. Чөнки Илбашы - Президент та, нинди генә акыллы һәм бөек булмасын, халыктан башка берни кыла алмый. Шуңа күрә Илбашы тирәсенә тупланып, бердәм булырга кирәк безгә. Динебез дә бердәмлеккә, татулыкка өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Галәйһисәлламның хәдисләре дә шуңа чакыра безне: нинди генә милләт кешесе белән күрше булып яшәсәң дә, аны хөрмәт ит, авырлыкта ташлама, ярдәм кулы суз, ди ул. Без, мөселманнар, шул турыда онытмаска, үзара бердәм, башка дин һәм милләттәге ватандашларыбыз белән дус-тату яшәргә телибез.
Ирина Ферапонтова, Иске Тахтала мәктәбе директоры:
-Мәктәбебез - милләтләр дуслыгы һәм бердәмлеге үрнәге. Чөнки бездә өч милләттән укучылар һәм укытучылар бердәм коллектив тәшкил итә. Рус, чуаш, татар, инглиз телләренә өйрәтәбез балаларны, шул телләрдә төрле чаралар үткәрәбез. Тормыш рәвешебез нигездә дуслык, үзара ярдәмләшү кебек бик кирәкле сыйфатлар ята. Бу илдәге сәясәт нәтиҗәсе дә дип уйлыйм. Әйтик, менә авылыбызда бик матур чиркәү төзелеп килә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән салына. Республикабызда милләт һәм дин ягыннан кешеләрне аеру юк, бусы да халыкларның бердәмлеген, Ватанга береккәнлеген ныгыта гына. Һәрчак шулай булсын иде. Чөнки бу -Ватаныбыз иминлегенең алшарты бит.
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев