Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче сайлаучылар буларак, Зөләйха һәм Рөстәм Шәриповларга истәлекле бүләк тапшырылды

Югары Әлки авылы клубындагы сайлау участогына исә беренче сайлаучылар иртәнге тузгызынчы яртыларда килде.

Алар ирле-хатынлы Зөләйха һәм Рөстәм Шәриповлар иде. Зөләйха апа лаеклы ялда булса да, Хузангай күзләр клинкасында шәфкать туташы булып эшен дәвам итә, ә Рөстәм абый пенсиядә икән. Алар узган сайлауларның һәрберсендә катнашуларын һәм моңа бик тә җаваплы караулары турында сөйләделәр. 

–    Безнең сайлауларда тавыш бирми калганыбыз юк. Киләчәгебез үзебездән, безнең үз фикеребезне белдерүдән, активлыгыбыздан тора дип саныйм. Балаларыбызга да шуны аңлатып үстердек. Бүгенге көндә улыбыз да, кызыбыз да Казанда яши. Алар анда эшли һәм теркәлгән урыннары буенча, һичшиксез, РФ Президентын сайлауда катнашачаклар, – диде Зөләйха апа.

Беренче сайлаучылар буларак, Зөләйха һәм Рөстәм Шәриповларга истәлекле бүләк тапшырылды. Тәкъдим ителгән браслетларны киеп, алар фотога та төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев