Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беркем булдыра алмаганны эшлибез

Без башка беркем дә булдыра алмаганны эшлибез! Бу девиз һава-десант гаскәрләренә кагылышы булган һәркемгә таныш. Хәзер әлеге сүзләр райондашыбыз Айнур Гибадуллин күңелендә дә урын алды. Күптән түгел ул Иваново шәһәренең парашют-десант полкында хезмәт итеп кайтты.

Айнур Яңа Чаллыдан, ул районда каз үстерүче фермерлар буларак билгеле Мурат һәм Рәмзия Гибадуллиннарның уллары. Малай кечкенәдән һавага күтәрелү турында хыяллана. Аның беренче остазлары күршедә яшәүче десантчылар Тәлгать Вәлиев һәм Рифат Зарипов була. Аларның үз-үзләрен тотышлары ук бүтәннәрдән аерылып тора.

Мәктәпне (татар мәктәбен!) тәмамлагач Айнур, абыйсы белән апасы эзеннән китеп, Казан социаль-юридик институтына укырга керә, аны ул “отлично”га тәмамлый. Беренче курстан ук егет үзенең тынгысыз холкын күрсәтә, уку йортындагы барлык иҗади һәм спорт чараларының актив катнашучысы һәм оештыручысы була. Студентлар советы рәисе, вуз студентлары лигасы президенты булып сайлана, институтның яшьләр парламентын җитәкли. Бер сүз белән әйткәндә, Айнур үзен укуда да, җәмәгать эшчәнлегендә дә күрсәтергә өлгерә. Аңа хәтта Биләрдә “Сәләт” форумында республикабыз президенты Рөстәм Миннехановны озатып йөрү бәхете тия.

Әмма күк йөзе турындагы хыял отличник-активистка тынгылык бирми. Анык бер карарга килеп, ул Коркачыктагы ДОСААФ базасында укый һәм анда 19 мәртәбә парашют белән сикерә.

- Беренче тапкыр сикерү – иң дулкынландыргыч, иң истә кала торганы. Син 800 метр биеклектә. Ә горизонт бөтенләй без күреп ияләнгәнчә түгел, ул ярымтүгәрәк. Минем алдан ике кеше сикергән иде, аларның тавышлары кайтаваз булып ишетелде. Ә өстән караганда җир шундый матур,- дип искә ала десантчы.

Вузны уңышлы тәмамлаганнан соң Айнур алдында йөзләгән юл ачыла. Әмма ул арадан берсен генә, үзе уйлавынча, иң дөресен сайлый. Әле белеме турында документ алганчы ук ул район хәрби комиссары Виктор Лаврентьевка үзен армиягә алуны сорап мөрәҗәгать итә. Призывникка Чистай шәһәрендә укып йөк автомобиле йөртүчесе белгечлеге алырга тәкъдим итәләр. Егет, әлеге киңәшкә колак салып, “С” категорияле йөртүче таныклыгы ала. Моның өчен ул район хәрби комиссарына рәхмәтле.

Айнур бит матди тәэминат ротасында йөртүче булып хезмәт итә. Ә бу эш армиядә бик нык бәяләнә!

Шуны да әйтеп узарга кирәк, улларының “кызыл” дипломын тантаналы төстә әти-әнисенә тапшыралар.

- Улым өчен документын алганда минем хәтта күзләрем яшьләнде. Улыбыз адресына күпме җылы сүзләр ишеттек, аңа дөрес тәрбия биргән өчен безгә никадәр рәхмәт әйтелде,- дип уртаклаша Рәмзия ханым.

Әти-әнисе вузда тантанада булганда уллары дога ятлагандай саннар өйрәнә: “521, 522, 523, алка, 524, 525, гөмбәз”. Нәкъ әнә шул вакыт эчендә парашют ачылып өлгерергә тиеш. Әгәр ачылмый икән, запас алканы эшкә җигәргә. Ул парашютчының гомерен сакларга ярдәм итә. Бәхеткә, Айнурга һәм аның иптәшләренә әлеге алканы файдаланырга туры килми.

Десантчы армиядә хәзер кораллануның бик нык заманча булуы хакында рухланып сөйләде. Ул һәм аның иптәшләре АН-2, ИЛ-76 самолётларыннан, МИ-8 вертолётыннан яңа төр парашютлар белән сикергәннәр. Ягъни алар белән очыш вакытында да идарә итеп була. Ә җайланманың үзен егетләр, җиргә йомшак килеп утырганга, “бәләкәч” дип атаганнар.

Яңа Чаллы егете хезмәт иткән дивизиядә сенсорлы идарәле танклар да була. Болар зәңгәр беретлы егетләр белән бергә десантлана торган сугышчан машиналар.

Максатчанлыгы, максатына ирешүдәге үҗәтлеге, белемлелеге (Айнурга рота писаре эшен дә башкарырга туры килгән) өчен Әлки егетен командование да, шәхси состав та яраталар. Ул хәтта ил президенты Владимир Путин алдында парашют белән сикерү хокукына ия була.

Айнур белән очрашкач мин аның ныгыган булуына, сөйләменең, күп нәрсәгә карашының үзгәрүенә генә түгел, буйга да үсеп китүенә игътибар иттем. Ялгышмаганмын икән. Бер ел эчендә ул алты сантиметрга үскән, хәзер аның буе 187 сантиметр.

ВДВда очраклы кешеләр булмый, диләр. Репутация һәм сайлап алудагы җитди таләпләр үзенекен эшли шул. Әйе, десантчылар башкара торган бурычлар һәм нагрузканы алардан башка беркем дә җиңә алмыйдыр шул.

Айнурның һавага күтәрелү турындагы балачак хыялы чынга ашты. Ә аңа алмашка инде яңа буын үсеп килә. Әнә апасының улы Самат зәңгәр күк йөзе, ярымтүгәрәк горизонт турында, ВДВда хезмәт итү хакында хыяллана. Аның янәшәсендә максатчан, җаваплы, белемле һәм инициативалы десантчы үрнәге бар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев