Без әнинең биш шатлыгы булдык, биш борчуы идек кайчакта”
.
Биш улына гомер биреп, аларны акыллы, тәртипле, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерүе белән генә дә ул табигать тарафыннан билгеләнгән төп вазыйфасын – ана бурычын үтәгән, ил-көн алдында абруй казанган булыр иде. Моның өстенә ул әле авылның ничә буын баласына аң-белем биргән, бөтен гомерен шушы игелекле һәм авыр хезмәткә багышлаган хөрмәтле укытучы да.
Моңа кадәр Асия апа Билалова турында язарга берничә тапкыр талпынып карасак та, аны ризалаштыра алмадык. “Үзем турында алай мактауларны килештереп бетермим шул. Башкалар кебек үк гап-гади ана бит инде мин”, – дип тыйнак кына баш тарта килде ул. Ә бит “гап-гади” бу ана, биш баласын да тырыш, уңган, булдыклы ир-егетләр итеп тәрбияләү белән бергә, аларга туган җирне ярату, ватанпәрвәрлек кебек асыл сыйфатларны да сеңдерә алган. Уллары бүген барысы да үз районыбызда төрле тармакларда хезмәт куялар. Сөекле әниләренең күркәм юбилеен билгеләп үткән бу көннәрдә аны шушы язмага да алар күндерде.
“Әти сугыштан кайтмады”
Асия Мингалим кызы 1935 елның салкын декабрендә Түбән Әлки авылында дөньяга килә. Сугыш ялкыны өтә аларның балачагын. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк әтисе фронтка китә.
- Әтинең бишектәге Сания сеңелем белән икебезне кулына алып сөюе, бездән аерыла алмый торуы, аннан юл капчыгын тотып өйдән чыгып китүе гомерлеккә хәтеремә уелып калды, – ди Асия апа.
Әтиләре танкист була, Смоленск өчен барган каты сугышларда катнаша. Балаларын кабат кочып сөяргә насыйп булмый аңа, “хәбәрсез югалды” дигән кайгы хаты гына килә. Яшь ярымлык Сания дә үлеп китә. “Сугыш елларының михнәте әйтеп бетергесез. Безнең әни бик тырыш булды, сыердан аерылмадык, шуңа ачлыкка тилмермәдек. Әбекәем – әтинең әнисе дә безнең белән яшәде. Авылда тагын ике улы булса да, әбинең бездән китәсе килмәде. Әни белән аны бик хөрмәтләп тәрбияләдек. Тормышта безне әбекәемнең догалары саклап йөрткәндер әле, – дип күңелендәген уртаклаша әңгәмәдәшем.
“Мәктәпкә гел ашкынып бардым”
Зиһенле бала була, кечкенәдән белемгә омтыла Асия. Мәктәптә бик яратып укый, уку да аңа җиңел бирелә. Укытучы булу теләге дә аның күңелендә балачактан бөреләнә. Ул елларда авыл җирендә мөгаллимнәрнең абруе аеруча югары була бит.
- Беренче укытучыбыз Мәгүзә апаның сөйләгәннәрен тын да алмый йотлыгып тыңлый, һәр өйрәткәнен күңелгә сеңдереп бара идек. Ул мәктәпкә килгәндә каршысына йөгереп чыгып кочаклап алабыз, ә инде класска кадәр аның сумкасын тотып килү иң зур дәрәҗә була иде, – дип хатирәләрен барлый Асия апа.
Авылда ул чакта җидееллык мәктәп була. Аны тәмамлагач та кичке мәктәптә укуын дәвам итә кыз. Бәхетенә, шул елны Түбән Әлкидә белем йорты унъеллык итеп үзгәртелә. 1954 елда беренче чыгарылыш белән тәмамлый урта мәктәпне Асия. Инициативалы, үткен һәм тырыш кызны мәктәптә эшкә калырга чакыралар. Казанда өлкән вожатыйлар әзерләү курсларында укып кайтып, туган мәктәбендә пионерлар әйдәманы булып эшли башлый ул. Баштанаяк балалар дөньясына чума, мәктәптән кайтып керми диярлек, нинди генә чаралар оештырмый пионерлар белән Асия. Укытучы булу, такта янына басып балаларга дәрес аңлату, фән серләренә төшендерү хыялы да күңелендә яши аның. Вузның көндезге бүлегендә уку теләге зур булса да, әнисен калдырып китми, Казан педагогика институтының читтән торып уку бүлегенә керә. Катлаулы, әмма үзе яраткан белгечлекне сайлый – химия һәм биология факультетында укый башлый һәм аны уңышлы тәмамлап диплом ала.
Сигез ел пионервожатый булып эшләгәч, мәктәптә үз белгечлеге буенча укыта башлый. Хезмәтен яратып, бөтен барлыгы белән бирелеп башкара ул. “43 ел мәктәптә эшләп, бер генә тапкыр да бу профессияне сайлавыма үкенгәнем булмады. Эштә төрле чаклар була, билгеле, ә балалар арасына килеп кергәч, аларның үземә төбәлгән эчкерсез күзләрен күргәч, бөтен арыганнар, борчылулар онытыла иде. Мәктәпкә һәрчак шатланып бардым, балаларны бик яраттым”, – ди ветеран укытучы.
Бик таләпчән, гадел мөгаллим була Асия Билалова. Тәртипне, дисциплинаны беренче урынга куя. Дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырыша, әледән-әле лаборатор эшләр оештыра, укучылар белән бергә тәҗрибәләр ясый. Теманы үзләштерә алмаганнарны дәресләрдән соң алып калып шөгыльләнә.
- Чем кара калын чәч толымнарын баш тирәли урап куйган, гади һәм килешле, пөхтә киенгән Асия апаның дәрес бирүе әле дә күз алдымда. Аның безне орышканын, тавышын күтәргәнен хәтерләмим. Әмма химия, биология дәресләрендә гел тәртип була, иң шук малайлар да тыныч утыра иде. Бу фәннәрдән дәрес әзерләми килүне күз алдына да китерә алмый идек, – дип искә алып сөйләгән иде аның бер укучысы.
Күрәсең, Асия Мингалим кызына укытучылык таланты табигатьтән бирелгән булган, аның үз фәнен бик әйбәт белүе, җаны-тәне белән эшенә бирелгәнлеге дә үзенекен иткәндер. Күп еллар укыту дәверендә берәмтекләп туплаган белем-тәҗрибәсен ул коллегалары белән дә теләп уртаклаша. “Совет мәктәбе” журналында аның укыту тәҗрибәсе турында мәкалә басылып чыга. Асия Билаловага “укытучы-методист” исеме бирелә, ул “Халык мәгарифе отличнигы” түш билгесе белән бүләкләнә.
“Сәхнәгә мине Асия апа чыгарды”
Укучылары аны онытмыйлар, әле дә хәбәрләшеп, бәйрәмнәр белән тәбрикләп торалар. Таләпчән булуы, төпле белем бирүе өчен рәхмәтләрен белдерүчеләр дә бар. Район якташлык җәмгыятенең элекке җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советының бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизов әнә яңа басылып чыккан китабының иң беренче нөсхәләрен яраткан укытучысына алып кайтып бүләк иткән. Татарстанның атказанган һәм халык артисты Әсхәт Хисмәтов исә ничек артист булып китүе турында сөйләгәндә һәрчак укытучысын искә ала.
- Кеше алдында җырларга, бигрәк тә сәхнәгә менәргә кыймый, бик ояла идем. Авыл клубында кошлар көне уңаеннан концерт куйганда биология укытучысы Асия апа Билалова “Әгәр җырламасаң, икеле куям”, дип кенә сәхнәгә менгерде мине. Шуннан инде һәр концертта чыгыш ясый башладым, – дип күп тапкырлар сөйләгәне бар татар дөньясында атаклы артистның.
Оясында ни күрсә...
Гомер буе яраткан хезмәтен башкарган Асия апа гаилә тормышында да бәхетле була. Беренче һәм гомерлек мәхәббәтен дә ул туган авылында очрата. Үз урамнарында яшәүче Әбрар чибәр кызга гашыйк була. Башта Асия аның тәкъдимнәрен кире кага, институтны тәмамламыйча кияүгә чыкмыйм, дип кырт кисә. Әмма мәхәббәт үзенекен итә, кыз читтән торып укуының өченче курсына күчкәч, яшьләр матур итеп туйлар ясап өйләнешәләр.
Бер елдан тәүге балалары Рәшит дөньяга килә. Яшь ана укуын да өзми, күкрәк баласын күтәреп сессияләргә бара. Гаилә тормышына шатлык өстенә шатлык өстәп, Рөстәм, аннан Рифкать, Рәфәс, Ринас туа. Озаклар декрет ялларында утырырга туры килми Асия ханымга, ярый әле әнисе Мәүлия апа аларга күченә, балаларны үстерешергә ул булыша.
Укытучы хезмәтенең гомер-гомергә четерекле, мәшәкатьле булуы мәгълүм. Аларның эшләре өйгә дә ияреп кайта – киләсе көнгә дәрес планы язасы, дәфтәрләр тикшерәсе. Дәресләрдән соң да эшләре чыгып тора – педсовет, класстан тыш чаралар, авыл клубында концерт-спектакльлар әзерләү, агитатор, пропагандист кебек җәмәгать эшләре... Гаиләдә аңлашу, ярдәмләшү булмаса, бу кадәр йөк-мәшәкатьне тартып бару бигрәк авыр.
Асия ханымның ире исә хатыны, аның әнисе (теща), балалары өчен аһ итеп тора. Әбрар Билалов озак еллар буе бик җаваплы хезмәт башкара – “Сельхозтехника” берләшмәсендә хуҗалык мөдире, бик абруйлы шәхес була. Аның бакыйлыкка күчкәненә инде 15 ел. Әле бүген дә күпләр аның кешеклелеген, ярдәмчеллеген олы хөрмәт белән искә алалар.
Тату, матур гаиләдә балалар да тәртипле, тырыш, эшчән булып үсә. Биредә кочак-кочак газета-журнал яздырып алалар, китап укырга яраталар. Малайлар өйдәге барлык хезмәтне башкара. Идән дә юалар, терлек тә карыйлар, бакчада да эшлиләр. “Беренче майда башкалар табигатькә ял итәргә чыгып киткәндә, без бергәләп өй юа идек”, – дип искә алалар. Алар барысы да кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә – чаңгы, тимераякта шуалар, футбол, волейбол уйныйлар. Мәктәптә бик яхшы укыйлар, аннан югары белем алалар.
- Балаларны тиргәп-орышып түгел, тәмле тел белән үстерергә кирәк. Шөкер, улларыбыз беркайчан да йөзебезне кызартмадылар, игелекле эшләре, уңышлары белән гел сөендереп торалар, – ди Асия апа.
Билаловларның һәркайсы – районда мәгълүм, хөрмәтле кешеләр. Рәшит Билалов хезмәт юлын колхоз-совхозларда икътисадчы булып башлап, бүген район башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Рөстәм Билалов Кошки, аннан соң озак еллар Әхмәт мәктәбе директоры булып эшләп, авыл халкының ихтирамын казанды, бүген ул – мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе. Рифкать Билалов ике югары белем алды, аның беренче профессиясе агроном, ә хәзер Саклык банкының район бүлеге белән җитәкчелек итә. Рәфәс Билалов Түбән Әлки мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы. Ринас Билалов исә шул ук мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары. Барысы да матур гаиләләр кордылар, балалар үстерәләр. Асия апа бүген төп нигездә төпчек улы Ринас гаиләсе белән яши, бу өйдә тагын бер нәсел дәвамчысы – Данияр Билалов үсеп килә.
Тормыш, билгеле, шатлык-сөенечләрдән генә тормый. Сынаулары, борчулары да килеп тора. Ни генә булмасын, ана аларның һәркайсын йөрәге аша үткәрә.
Юбилеенда төп нигезгә уллары, киленнәре (Асия апа аларны “алтын баганаларым” дип атый), онык һәм оныкчыклары җыелыр. Ананың йөрәге куаныч, бәхет хисләре белән тулыр. Балалары исә, һәрвакыттагыча, әниләре яныннан күңелләренә ял, көч-куәт, энергия алып китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев