Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Без туганбыз Әлкидә" шигъри җыентыгын Һәм музыкаль альбомны тәкъдим итү кичәсе булды

.

  Казан кооператив институтында Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте тарафыннан нәшир ителгән "Без туганбыз Әлкидә" шигъри җыентыгын Һәм музыкаль альбомны тәкъдим итү кичәсе булды.  Бу көнне Әлки районында туып үскән шагыйрьләр һәм танылган җырчылар бер мәйданга җыелды. Кунаклар иң элек Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге белән танышты, Әлки районы белән бәйле экспонатларны карады.
"Без туганбыз Әлкидә" дигән китапка  Әлки районында туып үскән 28 авторның 100дән артык шигыре кергән. Шулай ук чаралардан фоторәсемнәр урын алган. Китапка хәйрия акцияләрендә катнашкан якташларның исем-фамилияләре язылган.
Музыкаль альбомда исә 16 җырчының 100 дән артык җыры кергән. Алар беренче тапкыр дөнья күрә.
Чара Казан кооператив институтының Актлар залында дәвам итте. Кичәне Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе,Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Алсу Нәбиева башлап җибәрде. Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең еллык эш-гамәлләре, киләчәктә башкарылачак эшләре хакында сөйләде. Алсу Нәбиева китапның бер өлешен Әлки районы китапханәләренә тапшырды. Соңыннан китапның  мөхәррире, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сүз алды.  Кичәдә каләм тибрәтүчеләр  шигырьләрен сөйләделәр, Татарстанның атказанган табибы, шигъри җанлы Ирек Билалов, аның энесе табиб Ришат Билалов, бертуган Илдар, Илшат Миңгәрәевләр, шагыйрә Әлфирә Гайнуллина күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артистлары Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, танылган җырчылар – Нияз Җәләлов, Риназ Шиһапов, Мәксүд Юлдашев халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.
Кичәдә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге укытучылар, укучылар  катнашты. Укучылар Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин белән бергә чыгыш ясады. Һәркем Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Алсу Нәбиевага  рәхмәтләрен җиткерде. Фикер алышулар чәй өстәле янында дәвам ителде. Чарада катнашучыларга бүләккә китап, музыкаль альбом һәм Яңа ел күчтәнәчләре таратылды.
Берлектә төшкән фоторәсем бу тарихи көнне  хәтердә сакларга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев