Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бүген безнең күзләрдә шатлык яшьләре", - ди беренче сыйныфка балаларын озатучы әниләр

​​​​​​​Район башлыгы Александр Никошин һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 1 сентябрьдә Базарлы Матак мәктәбендә үткәрелгән тантаналы линейканың кунаклары булдылар. 

 
Хәзер мәктәптә 651 бала белем ала. Әйтергә кирәк, әлеге белем бирү учреждениесендә укучылар саны елдан-ел арта. Ә бу сөенечле күренеш. Балалар белән 60 педагог эшли. Беренче сыйныфка укырга быел 79 кыз һәм малай керде, аларның остазлары – тәҗрибәле укытучылар Татьяна Балакирева, Венера Гарипова, Алсу Хәсәнова һәм Люзия Әхмәрова. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ
Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова тантанада катнашучыларга шатлыклы хәбәрне җиткерде: быел укучылар иртәнге һәм төшке ашны яңартылган ашханәдә ашаячаклар, ә физкультура дәресләре ике спорт мәйданчыгында үтәчәк.
–Уку елын күңелле яңалыклар белән башлыйбыз. Белем алу өчен бездә барлык шартлар тудырылган. Янгын сигнализациясе системасы яңартылды, террорчылыкка каршы чаралар катгыйланды, ковид-19 чире таралуны булдырмау өчен дә тиешле чаралар күрелде. Балаларыбыздан исә укуларында уңышлар гына көтәбез,–диде мәгариф учреждениесе җитәкчесе. Ә район башлыгы укучыларга белем алуда хәерле юл теләде.
–Һәр кешенең үсешендә һәм җитлегүендә белем иң мөһим шарт булып тора. Сыйфатлы белем – уңышлы киләчәкнең нигезе ул. Безнең районда мәгариф системасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрү буенча зур эш башкарыла: мәгариф учреждениеләренең матди базалары яңартыла, укучыларны тукландыруны оештыру камилләштерелә, спорт инвентаре, заманча техника сатып алына. Шикләнмим, болар барысы да әйбәт нәтиҗәләр бирергә тиеш. Бүген парта артында утыручылар районыбызның һәм тулаем алганда илебезнең киләчәген билгелиләр бит,–дип ассызыклады җитәкче.
Район кураторы Равил Кузюров республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын татарча укыды. Шуны да билгеләп үтәсе килә: бәйрәм тантанасында котлаулар һәм теләкләр күпләр өчен туган тел булган телдә яңгырады. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева да үзенең җылы теләкләрен татар телендә әйтте. 
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында җитәкчеләр  күп балалы гаиләләрдән булган берничә укучыга мәктәп букчалары бүләк иттеләр.
Тантаналы линейкада күңелле җырлар яңгырады, балалар матур итеп биеделәр дә. Һава торышы да сынатмады – көн җылы, кояшлы иде.
Мәктәп линейкасы уку елының беренче кыңгыравы чыңы белән тәмамланды. Кыңгырауны 11 нче сыйныф укучылары Марсель Гамбаров, Артем Савинов һәм мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән укучылар Әдилә Зәйдуллина белән Ясминә Муштакова чылтыраттылар. 

 


Ольга Баһаветдинова, күп балалы әни:
–Бүген мин мәктәпкә өченче баламны алып килдем. Олы кызым Алинә банкта эшли, улым Данил энергетика техникумының өченче курсында укый. Алар да, үзем дә шушы мәктәптә белем алдым. Биредә иң яхшы укытучылар эшли. Шуңа күрә кече улым Имиль дә биредә төпле белем алыр, аннары тормышта үз юлын табыр дип өметләнәм. Улым Татьяна Балакирева сыйныфында укыячак. Ул олы улыбызның да беренче укытучысы иде. Татьяна Васильевна бик таләпчән, кырыс укытучы, аның дәресләрендә уйнап утыра алмыйсың. Шул ук вакытта ул һәр укучының йөрәгенә ачкыч таба белә. Әниебез Әлфинур Гыйльмиевна гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Җәй көннәрендә ул Имиль белән җитди шөгыльләнде. Шундый ярдәм дә булгач, аңа уку ансат бирелер дип уйлыйм. 

 

Фаикъ һәм Гүзәл Гариповлар, пенсионерлар:
–Мәктәп линейкасына без оныгыбыз Тимурны беренче сыйныфка озатырга дип килдек. Ул безнең бик сәләтле малай. Инде укый да, саный да белә. Аның белән беребез дә махсус шөгыльләнмәдек, әмма абыйсы Данилның кызык әдәбият укуын күреп, үзе дә укуга тартылды. 
Бүген безнең күзләрдә шатлык яшьләре. Безнең өчен бик тә бәхетле көн бу, сезгә әле хисләребезне аңлау авыррак.  Менә оныкларыбызның чыгарылыш бәйрәмнәрен дә күрергә өметләнәбез әле. Балаларга укуларында уңышлар, ә укытучыларга түземлек телибез. 

 

Ирина Сабирова, китапханәче:
–Кече улым Тимур быел икенче сыйныфка китте. Бөтенләй гел “бишле”гә генә укымый, әмма тырыш малай. Бик тә рус телен һәм математиканы ярата. Моның өстенә футбол өчен җан ата. Тимур абыйсы Рәистән бөтен яклап үрнәк ала. Анысы укып белем алды да туган ягыбызда калды. Кызыбыз Камилла Казанда эшкә урнашты. Балалар кайда гына яшәсәләр дә, кем булып эшләсәләр дә, үз мәктәпләрен, укытучыларын һәм остазларын һәрчак исләрендә тоталар. Бүгенге бәйрәм көнендә мин әбием Нина Лазареваны искә төшерәм. Ул үз эшчәнлеген үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Бер язучы болай дигән: “Укытучы ул авыр нәрсәләрне җиңел итә белүче кеше”. Мин дә барлык балаларга ансат укый алуларын телим. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев