Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә Әлки районында 2116 инвалид санала

Бүген – Халыкара инвалидлар көне.

 Бу дата Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. Аның максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләренә игътибарны юнәлтү, аларны канәгатьләндерү юлларын камилләштерү, инвалидларның сәламәтлеген ныгыту, алар яшәгән даирәләрне уңайлы итү һәм башкалар. Чөнки кешене инвалидлыкка китергән кимчелекләр аңа үзе теләгәнчә яшәү мөмкинлекләрен чикли бит.
Кызганычка каршы, кешелек дөньясы ирешкән фәнни-гамәли алгарыш нинди генә югарылыкта булмасын, күп кенә авыруларны җиңә алмыйбыз шул әле. Хәзерге вакытта Җир шарында яшәүче 1 миллиардтан артык кеше инвалид, ягъни төрле чирләрдән интегә, үз-үзен карый алмаганлыктан, башкалар ярдәменә мохтаҗ. Безнең районда да андый якташларыбыз аз түгел – бүгенге көндә 2116 әлкиле инвалид санала. Аларның 258 е – беренче төркемгә, 917 се – икенче, 863 е өченче төркемгә карый. Иң аянычы –18 яшенә җитмәгән 78 баланың да физик мөмкинлекләре чикләнгән.
Инвалидларны яклау, аларны дәвалау, тормыш дәрәҗәләрен күтәрү, социаль адаптацияләү мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә карала һәм хәл ителә. Төрле программалар кысаларында инвалидлар өчен уңай тирәлек булдырырга тырышабыз. Әмма болар гына җитәрлек түгел шул. Чөнки теләсә кайсыбызга, ә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга бигрәк тә, һәр көнне игътибар һәм ярдәм, күңел җылысы һәм теләктәшлек кирәк, алар сау-сәламәт замандашларының үзләренә таяныч, терәк булуларына өмет итәләр. Һәм бу өмет акланырга – җәмгыятебездә инвалидлар ихтыяҗларын аңлап кабул итү, аларны үтәүдә катнашуда әзерлек булырга тиеш. Чөнки язмыш сынавыннан, гариплектән гомерлек гарантия беребезгә дә бирелмәгән бит.
Хөрмәтле райондашларыбыз, һәрбарчагызга сәламәтлек, рухи ныклык телим. Сездәге яшәү көче һәм теләге сокландыра, күпләргә үрнәк. Күңелегездәге өметне сүндермичә, һәр көнгә сөенеп озын гомер кичерегез! Янәшәгездә таянырлык ышанычлы якыннарыгыз һәрчак булсын иде.
Александр Никошин, 
район башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев