Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты “Парклар маршы-2022” Халыкара акциядә катнашырга тәкъдим итә

Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты “Парклар маршы-2022” Халыкара акциядә катнашырга тәкъдим итә. Быел әлеге акция “Табигать экосистемалары дигән шигарь астында үтә.

  Безнең зонада аны Спас тыюлыгы оештырды.

Акцияне үткәрүчеләр берәр экосистеманың үзенчәлекләрен өйрәнеп, үзегез теләгән сюжетка рәсем ясарга (елга-күлләрдәе тереклек ияләре, кырыс таулар я кибеп ярылган туфрак, экосистемаларының үсеше яисә юкка чыгуы һ.б.) тәкъдим итәләр. Рәсемгә карата чикләүләр юк. Эшләрне 20 майга кадәр Болгардагы Спас тыюлыгына җибәрергә кирәк.

Шулай ук “Дөньяны чистартабыз” экологик десант бәйгесе дә үткәрелә. Анысы парк һәм аллеяларны, сулыкларның ярларын, табигать объектларын җыештыру, агачлар утырту, кош оялары ясап кую һ.б. Спас тыюлыгы табигать сөючеләрдән кызыклы эшләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев