Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш әлкилегә карата җинаять эшен карау төгәлләнде. Хөкем карары каты.

Район суды юлбасарларча һөҗүм итеп талауда гаепләнүче биш әлкилегә карата җинаять эшен карауны төгәлләде.

Судта бу җинаять эшен карау 2016 елның июленнән 2017 елның гыйнварына кадәр дәвам итте. Инде менә әлеге җинаятьчел төркемгә карата хөкем карары игълан ителде.
Тикшерү барышында һәм судта әлеге җинатьчеләрнең Әлки һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләргә һөҗүм итеп талау факт-лары ачыкланды.
2015 елның декабрендә авылдашлар Булат Камалиев, Радик Шәвәлиев һәм Ленар Әхмәдиев, алдан килешеп һәм әзерләнеп, төнлә Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылындагы йортка үтеп керәләр. Биредә 84 яшьлек карчыкка һәм аның 56 яшьлек кызына карата көч кулланып, аларның кул-аякларын үзләре алып килгән скотч белән бәйлиләр. Шуннан соң Камалиев белән Шәвәлиев, үзләрен яклап бернәрсә эшли алмаган хатын-кызларны кыйнап, акчаларын кая саклауларын әйтүне таләп итәләр. Үзләрен канәгатьләндерерлек җавап ала алмагач, корбаннарының берсенең уң колагыннан алтын алкасын салдырып, ә сулыннан йолкып алып кесәләренә шудыралар. Аннары Камалиев белән Шәвәлиев бөтен өйне пыр туздырып акча эзли башлыйлар. Актара торгач, Камалиев зал бүлмәсендәге шкаф киштәсеннән акча табып ала. Мескен карчыклардан талаган әйбер һәм акчаларны алып, ана белән кызны бәйләгән килеш калдырып, өйдән чыгып китәләр. Соңыннан "табыш"ларын үзара бүлешәләр.
2016 елның гыйнварында Булат Камалиев, Радик Шәвәлиев һәм Илнар Сафин, шулай ук алдан килешеп һәм план корып, тагын бер юлбасарлыкка баралар. Битләренә күзләрен генә ачык калдырып битлекләр киеп, алар Базарлы Матактагы торак йортка бәреп керәләр. Өйдә 15 яшьлек үсмер кыз була. Аның кулларын урын җәймәсе белән артка каерып бәйлиләр. Бу вакытта Илнар Сафин акча һәм кыйммәтле әйберләр эзли һәм йозакка бикләнгән сейфка юлыга. Шуннан соң Булат Камалиев кыз баладан сейф ачкычының кайда булуын әйтүен таләп итә. Кыз әйтүдән баш тарткач, ул, кухня өстәлендә яткан пычакны алып, үсмернең битенә тери һәм, янап, кушканны үтәргә куша. Саулыгы һәм гомере өчен куркып, бала сейф ачкычының кайда икәнлеген күрсәтергә мәҗбүр була. Камалиев белән Сафин сейфны ачып, андагы акчаларны алалар. Аннары алар өйдә кабат эзләнә-актарына башлыйлар. Кыйммәтле зәркән эшләнмәләре табып алып, аларны да үзләштерәләр. Үсмер баланың кул-аякларын бәйләп, җинаятьчеләр өйдән чыгып качалар. Берникадәр вакыттан соң Шәвәлиев урланган алтын бизәнү әйберләрен ломбардка тапшыра. Талаудан килгән барлык акчаны Камалиев, Сафин һәм Шәвәлиев үзара тигез итеп бүлешәләр.
Бу җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә гаиләгә зур матди зарар килә, ә балигъ булмаган балага физик һәм рухи зыян салына.
Шул ук елның мартында Илнар Сафин һәм Олег Родионов Татар Әхмәте авылында ялгыз яшәүче 84 яшьлек картны таларга ниятлиләр. Башларына оек төсендәге битлекләр киеп, веранда тәрәзәсен ватып, алар төнлә картның өенә бәреп керәләр. Маңгаена сугып, йорт хуҗасын идәнгә бәреп егалар, буалар, типкәләп кыйныйлар. Шулай карттан акча таләп итәләр. Болай теләгәннәрен ала алмагач, өйдәге сандыкны ачмакчы булалар. Сандыкны ача алмыйча, өйдә акча һәм кыйммәтле әйберләр дә тапмыйча, җинаять урыныннан чыгып качалар. Йорт хуҗасы тән җәрәхәтләре ала.
Хөкем ителүчеләр судта үз гаепләрен өлешчә таныды.
Бу елның 18 гыйнварында җинаятьчеләргә хөкем карары игълан ителде. Суд аларны РФ Җинаять кодексының 161, 162 нче маддәләрендә каралган җинаятьләр кылуда - бер төркем затның алдан килешеп, законсыз рәвештә торакка үтеп кереп, кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган көч кулланып талауда - гаепле дип тапты. Алар барысы да төрле срок-ларга ирекләреннән мәхрүм ителде.
Ленар Әхмәдиев 3 ел 6 айга гомуми режимлы колониягә, Булат Камалиев 6 ел 5 айга каты режимлы төзәтү колониясенә, Радик Шәвәлиев 5 ел 5 айга гомуми режимлы колониягә, Илнар Сафин 8 елга каты режимлы колониягә, Олег Родионов 5 елга каты режимлы колониягә хөкем ителделәр.
Дәүләт гаепләве район судының хөкем карары белән килешмәде, аны артык йомшак дип тапты. Шуның белән бәйле рәвештә дәүләт гаепләүчесе хөкем карарын үзгәртү һәм гаепләнүчеләргә катырак җәза бирү турында Татарстан Югары судына апелляция юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев