Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләргә шагыйрә үзе килгән

24 ноябрьдә Иске Салман мәктәбе укучылары янына шагыйрә Йолдыз Шәрапова үзе килеп, берничә укучыга диплом һәм бүләкләр тапшырды. Бу мәктәп "Сабантуй" балалар журналының күптәнге дусты. Укучылар иҗат иткән язмалар аның битләрендә еш басыла. Соңгы тапкыр "Тыныч таңнарда батырлар даны" дип исемләнгән бәйгедә катнашып (аны "Сабантуй" һәм Арча укучылар сарае үткәрде),...

24 ноябрьдә Иске Салман мәктәбе укучылары янына шагыйрә Йолдыз Шәрапова үзе килеп, берничә укучыга диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Бу мәктәп "Сабантуй" балалар журналының күптәнге дусты. Укучылар иҗат иткән язмалар аның битләрендә еш басыла. Соңгы тапкыр "Тыныч таңнарда батырлар даны" дип исемләнгән бәйгедә катнашып (аны "Сабантуй" һәм Арча укучылар сарае үткәрде), мәктәп укучылары призлы урыннар алдылар. "Журналистика" номинациясендә Әлфинә Насыйбуллинаның "Бөек Ватан сугышында минем гаиләм язмышы" эше беренче урынга лаек булды. Нотфуллин Инсафны "Гаиләбез ядкәре" эше икенче урында. "Проза. Поэзия" номинациясендә Гарипова Әлфинә һәм Насыйбуллин Нәфис икенче урын алдылар. Балаларга конкурска әзерләнүдә укытучылар Насыйбуллина Гөлфия һәм Иске Салман авыл китапханәчесе Гарипова Гөлнур булышты. Менә шушы җиңүләре белән котларга дип килгән дә инде шагыйрә Иске Салман мәктәбенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев