Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 һәм 27 июньдә Әлки район үзәгендә яшьләр өчен зур чаралар планлаштырыла

26 һәм 27 июньдә район үзәгендә яшьләр өчен зур чаралар планлаштырыла. 26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан балалар иҗат йортында мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен чара үткәрелә. Ул сәгать 10 да башлана. Ә 27 июнь - Россиядә яшьләр көне. Районыбызда аны олимпия көне итеп үткәрү күздә тотыла....

26 һәм 27 июньдә район үзәгендә яшьләр өчен зур чаралар планлаштырыла.

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан балалар иҗат йортында мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен чара үткәрелә. Ул сәгать 10 да башлана. Ә 27 июнь - Россиядә яшьләр көне. Районыбызда аны олимпия көне итеп үткәрү күздә тотыла. Сәгать 10 да "Алинә" спорт залында район яшьләре (14-35 яшьлекләр) арасында спортның олимпия төрләре буенча ярышлар старт алачак. Шул ук көнне кичке сәгать 9 да "Колос" кинотеатры каршында район мәдәният бүлеге Яшьләр көненә багышланган һәм наркотикларга каршы юнәлтелгән тематик дискотека үткәрә. Анда "Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый" дигән видеорәт тә күрсәтеләчәк. Бу чараларда актив катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев