Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борискино авылында яшәүче Михаил Свежов 100 баш терлеккә исәпләнгән фер­ма салырга хыяллана

Борискино авыл җирлеге һәрчак бик күп күрсәткечләр буенча – яңа туган балалар саны­мы ул, хезмәткә урнаш­тырумы, торак файдала­нуга тапшырумы, салым­нар түләүме, мәдәният- оештыру эшеме – әйдәп баручылар рәтендә булды.

Тик менә бер мичкә балны боза, төгәлрәк әйткәндә, Карга, Ташбилге, Чуаш Кичүеннән нык артта кал­дырып, җирлекне рей­тингта аска “тарта” торган бер кашык дегет бар иде. Ул да булса – сөт.

–2000 нче еллар башында районның элекке җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәр киңәшмә саен мине сөт тап­шыру күрсәткечләренең түбән булуы өчен орышты. Алдын­гыларны үрнәк итеп куя, “Ха­лык бит сөтне дуңгыз балала­рына эчерә” кебек акланулар һич тә кабул ителми иде,–дип искә төшерә җирлек башлыгы Галина Самарина.

Гел яхшылар сафында булырга күнеккән хатын-кыз җитәкче бик борчыла ул чакта, хәлне ничек төзәтергә дип апты­рый. Сыерлар санын артты­ру зарурлыгы турында ха­лык белән сөйләшүләр шул сөйләшүләрдән ары узмый.

Берсендә чираттагы “эшле­кле дүшәмбе”дә борискино­лыларны тагын сөт тапшы­ру мәсьәләсендә “мактагач”, Галина Викторовна кискен бер карарга килә. Ире һәм ту­ганнары белән уртага салып сөйләшкәч, сыерлар сатып алырга булалар.

–Мин эшләмәсәм, кем эшләр? Сөт тапшыру күрсәткечләре аз булса да алга китсен. Бәлки миннән күреп авыл халкы да кызыгыр,–дип уйлый ул чакта азга канәгать була белмәгән, максатчан җирлек башлыгы.

Терлек асрау – авыл кешесе өчен гадәти эш. Һәр хуҗалыкта иткә берәр үгез я тана үстерәләр. Берничәшәрне симертүчеләр дә бар. Шуңа ире Михаил хатынының ом­тылышын хуплый һәм әлеге мәсьәләне хәл кылырга үзе алына.

–Син, Галя, үз эшләрең белән шөгыльлән. Синең мәшәкатьләрең болай да хәттин ашкан. Ә мал-туарны үзем карармын,–ди ул чакта Михаил.

Шулай итеп Дочка янына Зорька, Милка, Зося, Дося, Шомырткай өстәлә... Бүген хуҗалыкта 15 сыерлары бар, ә мөгезле эре терлекләр саны 24 кә җитә.

15 елга якын инде иртә таңнан сөт җыючы Ришат Нуруллин фермер, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Михаил Свежов йортыннан сөт алып китә.

–Бүген 150 литр тапшырдык, бөтен сыерлар бозаулагач ике центнер да, күбрәк тә бу­лачак,–дип уртаклаша хуҗа.

Беренче вакытта Галина эшкә кадәр сыерларны савып өлгерү өчен йокысыннан таң белән тора. Аннан соң аппа­рат сатып алалар, һәм мәсьәлә хәл ителә. Печәнне бергәләп хәзерлиләр, абыйлары Вита­лий белән Николай Самарин­нар, авылдашлары Евгений Арнаков булыша.

–Быел беренче мәртәбә сенаж салдык, моның өчен 70 КамАЗ үзебез үстергән күпьеллык үләнне ташыдык. 36 гектар – әти-әниләрнең пай җирләре, тагын 87 гектар арендага ал­дым. Быел солы белән арпа чәчәргә дә уйлыйм. Анысы фу­ражга,–дип сөйли фермер.

Фураж өчен арпаны Миха­ил күрше Спас районын­нан сатып ала, ә солыны – Яңа Әнҗерәдән бертуган Гобәйдуллиннардан. Аннан соң бөртекне үз тегермәнендә ваклый, азыкка премикслар һәм тоз өсти.

Бозаулар белән проблема туса, авылдагы ветерина­рия табибы Иван Королев ярдәмгә килә. Терлекләрне иминиятләштергәннәр дә.

Сыерлар көндез кардада, ә төнлә абзарда торалар. Боза­улар махсус читлекләрдә яши. Болардан тыш, голштин то­кымлы үгезләре бар, хуҗаның адашы – Мишка атлы.

Михаил Васильевич про­фессиясе буенча зооинже­нер, үз вакытында ветерина­рия институтын тәмамлаган, берникадәр вакыт юллама буенча Муромда эшләгән. Ә аннан соң кече Ватанына әйләнеп кайткан – күңеле гел Борискиноның болын-кырла­рына, авылдашлары янына, чуаш теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, милли ри­зыкларына тарткан.

–Туган авылымны бик сагын­дым, бал кортлары төшләремә керә иде. Йокыдан уянып киткәч тә яңа суырткан бал исен тойгандай булам, шул хис мине гел авылга чакыра иде. Шулай итеп әйләнеп кай­тырга булдым. Шәһәр кеше­се түгел мин,–дип күңелен ача әңгәмәдәшебез.

Узган ел алар фарфор туй­ларын билгеләп үткәннәр. Уңган хуҗа бал кортлары да үрчеткән, хәзер аның умарта­лыгында корт гаиләләре 80 гә җитә. Яздан көзгәчә көн саен умарта кортлары чәчәктән- чәчәккә очып бал җыялар. Әнә шулай, Борискиноның бу гаиләсе эшсөяр бал кортлары­дай хезмәт итә, авылның гына түгел, туган районыбыз, ре­спубликабыз һәм тулаем иле­без үсешенә дә үз өлешләрен кертә.

Алар үрнәгенә байтак башка авылдашлары да ияргән. Сөт бит гаилә бюджетына шак­тый акча китерә. Бүген Са­диково авылында Григорий Зваричның яшь гаиләсе алты сыер асрый. Ул үз акчасына зур йорт төзеп кергән, ә был­тыр прицеплы комбайн сатып алган. Михаил Сычев гаиләсе берничә ел элек шәһәрдән кайткан, бозаулар сатып ал­ганнар. Ә хәзер әлеге уңган хуҗаларның ишегалдында дүрт сыер, тагын икене алыр­га торалар. Иске Әнҗерәдә яшәүче уңган терлекче Илшат Гатауллин хуҗалыгында хәзер сигез сыер. Бу әле чик түгел.

Михаил Свежов 100 баш терлеккә исәпләнгән фер­ма салырга, өстәмә техника алырга, берничә механиза­торны эшкә кабул итәргә хы­яллана. Тик менә сөткә бәяләр гел үзгәреп тора, ә тракторлар елдан-ел кыйммәтләнә, дип су­кранып та алды ул.

–Якын кешемә ярдәм итәргә дип башлаган идем бу эшне, инде чын-чынлап мавыгып киттем. Хәзер сыерларымнан башка тормышымны күз алды­на да китермим,–дип уртаклаш­ты ул безнең белән.

Өйләрендә иң күренә тор­ган урында ике Мактау кәгазе беркетелгән. Берсе ел нәтиҗәләре буенча иң актив сөт тапшырган өчен район башлыгы Александр Никошин имзасы белән фермер Михаил Свежовка бирелгән. Икенчесе – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арт­тыруны тәэмин иткән өчен ре­спублика Дәүләт Совета рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан җирлек башлыгы Галина Са­маринага.

Без әңгәмә корган арада әледән-әле телефон шыл­тырады – туган авылыннан берничә йөз чакрым ераклык­та шәһәрдә яшәүче якташлары авылда тормышны яхшырту ту­рында шикаять-хат язган икән. Аңа бик тә: “Үзеңә туган җиреңә кайтып сыер сатып алырга, чын эш белән шөгыльләнергә түгел микән?”–дип әйтәсе кил­де. Минемчә, шулай файдасы күбрәк булыр иде.

Б о р и с к и н о а в ы л җирлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 253 сыер (чагыштыру өчен: 2006 елда – 112 сыер) асрала. Көн саен дәүләткә 1,5 тоннадан ар­тык сөт озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев