Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге алуга керештеләр

Чуаш Борнаенда Анатолий Тяминов фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар. Бу фермер хуҗалыгында быел бәрәңгене 72 гектарда үстерделәр. Коры вакытта бәрәңгегә су сиптерделәр. Дымга тилмермәгәч, уңыш та әйбәт булган. "Дөрес, бәрәңге алуга керештек кенә әле, эшне төгәлләмичә уңыш белән мактанып булмый",-ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Тяминов. Тяминов быел мең тонна сыйдырышлы...

Чуаш Борнаенда Анатолий Тяминов фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар.

Бу фермер хуҗалыгында быел бәрәңгене 72 гектарда үстерделәр. Коры вакытта бәрәңгегә су сиптерделәр. Дымга тилмермәгәч, уңыш та әйбәт булган. "Дөрес, бәрәңге алуга керештек кенә әле, эшне төгәлләмичә уңыш белән мактанып булмый",-ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Тяминов.

Тяминов быел мең тонна сыйдырышлы яшелчә саклау склады да төзүгә кереште. Ул өлгергәч, бәрәңгене шунда саклап, акрынлап кына сата алачак. Арадашчылар бәрәңгене түбән бәядән алу ягында. Склад тулысынча җылытылып файдаланылуга тапшырылса, фермерга уңышны ашык-пошык урнаштыруны кайгыртасы булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев