Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез

Дөньяның иң зур  илләренең берсе булып 160 милләт вәкилләрен берләштергән Ватаныбыз өчен бик тә мөһим, гаять эчтәлекле дата бу.

Бәйрәмнең тарихи 1612 ел вакыйгалары белән бәйле. Берничә ел поляк илбасарларыннан интеккән, бәйсезлеген югалту дәрәҗәсенә җиткән, ә башкалабыз Мәскәүдә Польша һәм Литва тарафыннан куелган хакимнәр Россия халкын төрлечә изгән бу чорда Ватаныбызның язмышы хәл ителә, дошманга каршы алып барылган көрәш киләчәгебез, азатлыгыбыз файдасына тәмамлана. 1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкләгән халык ополчениесе сугышчылары Китай-каланы алалар. Шулай итеп Мәскәү интервентлардан азат ителә. Ә Россия халкы, милләтенә, диненә карамастан, авыр вакытларда берләшеп, туган җирен теләсә нинди дошманнан саклап калырга сәләтле булуын күрсәтә. Һәм Ватаныбыз тарихында сугышлар булганда да, тыныч тормышта да мондый берлек, ныклык күп тапкыр раслана.
6 ноябрьдә республикада яшәүчеләр өчен тагын бер кадерле вакыйганы – Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итәчәкбез. Календарьга кызыл белән язылган бу көннең дә үз тарихы бар – ул 1992 елда республика Дәүләт Советының XII сессиясендә Татарстанның  Төп Законы кабул ителү белән бәйле.
Конституция җәмгыятебездә тынычлык һәм теләктәшлек нигезе булып тора, Татарстан халкының хокукларын һәм ирекләрен гарантияли. Ул безгә республикабызны икътисадый яктан үстереп, Россиянең иң алга киткән төбәге дәрәҗәсенә җиткерү, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, бөтен дөньяда абруебызны ныгыту мөмкинлеге бирде.
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне олы бәйрәмнәребез белән тәбрик итәм. Районыбызда берничә милләт вәкилләре дус-туган булып гомер итә, туган ягыбыз, киләчәгебез хакына тырышып хезмәт куя. Бу бердәмлегебез, үзара ихтирам һәм хөрмәт хисләре хәзерге катлаулы чорда да тормышыбыз иминлегенә гарантия булсын! Һәркемгә нык исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете, тынычлык телим!
Александр Никошин, 
район башлыгы, муниципаль район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев