Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан Базарлы Матакның Үзәк паркында махсус чара үткәрелде

Аны саф һавада уздыру тәкъдимен Роспотребнадзор вәкилләре кертте. 

 
Табибларның һәм белгечләрнең чыгышларын тыңларга, паркта уйнарга, күңел ачарга дип бүген соңгы уку көннәре булган түбән сыйныф укучылары килгән иде. Тәмәке тартуның зыяны турында аларга бик аңлаешлы итеп Роспотребнадзор вәкиле Алмас Абзалов сөйләде. Ул әлеге начар гадәтнең куркыныч нәтиҗәләрен аңлатты, укуда һәм спортта уңышларга ирешү турында хыялланучыларга бер генә тапкыр да кулларына тәмәке алырга ярамавын искәртте.
Базарлы Матак район хастаханәсе наркология кабинеты шәфкать туташы Равилә Әхмәтшина тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан авырулардан бик күп кешеләрнең үлүләрен ассызыклады. Моны статистика мәгълүматлары да раслый. Ел саен җир шарында тәмәке тартуның зыяны белән бәйле рәвештә 7 миллион кеше үлә.
Безнең илдә үлемгә китергән сәбәпләр арасында йөрәк һәм кан тамырлары авырулары беренче урында. Ә аларның килеп чыгуына еш кына нәкъ менә тәмәке тарту сәбәпче була. Хәзерге вакытта җир шарында яшәүчеләрнең һәр җиденчесе тәмәке тарта (бу 1 миллиардка якын кеше дигән сүз), Россиядә – бар халыкның өчтән бере. Шәфкать туташы электрон сигарет тартуның балалар организмы өчен ничек зыянлы икәнен кисәтте. Мондый гадәт  йөрәк һәм үпкә авыруларын, онкологик чирләрне китереп чыгарырга сәләтле, шуның өстенә никотин бәйлелегенә дә китерә. Бер үк җайланмадан күп кеше файдалану гепатит һәм туберкулез таралуга сәбәпче булырга мөмкин. 
Аннары өлкән сыйныф укучылары балалар белән флешмоб оештырдылар – барысы да биеделәр, күңелле музыка астында шаярыштылар. 
Бәйрәм ахырында анда катнашкан һәркемгә буклетлар тараттылар. 
Тәмәке тарту – зыянлы гадәт, сәламәтлеге турында кайгырткан кеше мондый гадәткә бирешмәсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев