Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу безнең өчен сизелерлек ярдәм,–ди Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә һәм Илфат Низамиевлар

Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа, диләр. Ә быел бәбиләрнең күбесе “бирнә” белән дә дөньяга килә. Аңлашылганча, биредә сүз бала үстерүче гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында бара.

Бала туу – берни белән дә чагыштырып булмый торган олы бәхет ул. Шул ук вакытта бәбиле йортта мәшәкатьләр дә, чыгымнар да бермә-бер арта. Бигрәк тә бала үстерүче яшь гаиләләр матди кыенлыклар кичерә. 
Россия Президенты Владимир Путинның узган ел азагында игълан ителгән социаль чаралар җыелмасы нәкъ менә бала үстерүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән дә инде. Әлеге чараларның берсе – айлык керемнәре бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 13 мең 713 сумнан азрак булган гаиләләргә беренче балалары тугач билгеләнә торган пособие.
8490 сум тәшкил иткән әлеге пособие быелның 1 гыйнварыннан бирелә башлады. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур. Ул районыбызда 47 гаиләгә билгеләнгән.
– Билгеле, бу безнең өчен сизелерлек ярдәм,–ди Әхмәт авылында яшәүче Гөлүсә Низамиева. –Бездәй яшь гаиләләрнең чыгымнары шактый бит. Тормышыбызны да корасы, бала да үстерәсе. Шуңа әлеге пособие билгеләнгәч мин бик сөендем.
Чуаш Кичүендә туып үскән Гөлүсә белән Әхмәт егете Илфат ике ел элек гаилә корганнар иде. Ә быел сентябрьдә аларның мәхәббәт җимешләре – уллары Самир дөньяга килде. Гаиләнең беренче балалары туу бәхетенә тагын бер шатлык өстәлде – авыл җирендә яшәүче яшь әни буларак, Гөлүсәгә Татарстан хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум бер тапкырлы түләү дә  бирелде.
Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе Лилия Дормидонтова әйтүенчә,  әлеге түләү Татарстан территориясендә авылда яшәүче һәм баласын быелның 1 гыйнварыннан соң тапкан яшь әниләргә бирелә.  Аларның Россия Федерациясе гражданлыгы булуы да мөһим. Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга түләүнең күләме 50 мең сум, ә 29 яшькәчә өченче баласын биләгән әниләргә – 100 мең сум тәшкил итә. 
Районыбызда 42 хатын-кыз Татарстан хөкүмәтенең әлеге ярдәмен алган. Аларның икесе – өч балалы  әниләр, ә калганнары беренче балаларын табучылар.
Ә менә 26 гаиләгә айлык федераль пособие дә, Татарстанның бер тапкырлы түләве дә билгеләнгән. Шундыйларның тагын берсе – Базарлы Матак авылында яшәүче Руслан һәм Ләйсән Газизовлар белән дә элемтәгә кердек. Аларның беренче нарасыйлары – уллары Ранель быел августта дөньяга килгән. Ләйсән хәзер бәби белән утыра, ә Руслан район газ эксплуатацияләү оешмасында эшли икән. Алар инде район үзәгендә үз өйләрен дә өлгертеп киләләр.
– Айлык пособие һәм бер тапкырлы түләү акчаларын без улыбыз өчен һәм өй төзелешенә тотачакбыз. Бала үстерүче яшь гаиләләр турында    мондый кайгыртучанлык өчен хөкүмәткә бик рәхмәтлебез, – диде   безгә   Ләйсән    Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев