Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буран дип тормадылар

Карлы-буранлы үткән шимбә таңында районнан 28 автомашина Казанга ярминкә үткәрергә юл алды. Буранлап торса да, Дәрвишләр бистәсенең ярминкә узасы базар мәйданына шәһәр халкы иртәдән җыела. Көн дәвамында безнекеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саткан. Ярминкәдә, Үргәгар һәм Иске Коратадан тыш, барлык авыл җирлекләре дә катнашкан. Һәрвакыттагыча, "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары,...

Карлы-буранлы үткән шимбә таңында районнан 28 автомашина Казанга ярминкә үткәрергә юл алды.

Буранлап торса да, Дәрвишләр бистәсенең ярминкә узасы базар мәйданына шәһәр халкы иртәдән җыела. Көн дәвамында безнекеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саткан. Ярминкәдә, Үргәгар һәм Иске Коратадан тыш, барлык авыл җирлекләре дә катнашкан. Һәрвакыттагыча, "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары, "Хузангай" ҖЧҖ күп төрле бөртек, әзер продукция белән сату иткән. Шулай ук фермерлар - Иске Матактан Василий Лычников, Татар мулла авылыннан Рәфис Әсәдуллин, Базарлы Матактан умартачы Илнар Гарипов мул товарлары белән шәһәрлеләрне сөендергән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әлкилеләр оештырган ярминкәне югары бәяләп, анда катнашучыларга рәхмәт белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев