Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларга ил чиге ябык

Россия Конституциясе һәркемнең чит илләргә ирекле барып йөрү хокукын гарантияли. Әмма шул ук вакытта конституцион строй нигезләрен, башка затларның әхлагын, сәламәтлеген, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, илнең һәм дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурлыгы килеп туганда гражданинның әлеге хокукы Федераль закон белән теге я бу дәрәҗәдә чикләнергә дә мөмкин. "Россия Федерациясеннән читкә...

Чит илләргә барып, ял итеп кайтырга теләүчеләр күп хәзер. Әмма кайчак аларның суд карары белән танылган бурычлары була. Һәм бурычлының суд приставлары тарафыннан ялга китәргә җыенган вакытта - аэропортта ук тоткарлану очраклары да юк түгел. Бу очракта шуны аңлатып үтәргә кирәк: "Үтәтү производствосы турында"гы Федераль законның 67 нче статьясы (п 1) нигезендә, әгәр бурычлы кеше ихтирамга лаек сәбәпләр булмаганда үзенә йөкләнгән бурычларны билгеләнгән вакытка үтәми икән, суд приставы бурыч түләтүне таләп итүченең гаризасы яисә үз инициативасы белән аны Россия Федерациясеннән вакытлыча чыгармый торырга дигән карар кабул итә ала.
Гражданнарның чит илгә чыгу хокукын чикләү өчен аның бурычлары булу яки ул бурычларны түләтү турында суд карары гына җитәрлек түгел. Моның өчен суд приставы - үтәтүче тарафыннан чыгарылган һәм өлкән суд приставы раслаган карар яисә суд беркетмәсе булырга тиеш. Әлеге карарның күчермәсе бурычлы кешенең үзенә, башкарма хакимиятнең төбәк органына һәм чик буе органнарына җибәрелә.
Гражданнарның Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләү хакында карар чыгарганда суд приставы аның вакытын да билгели. Ул 6 айдан артык була алмый. Кирәк булганда, 6 ай үткәч суд приставы тагын бер карар чыгара. Гражданинның чит илгә чыгу хокукы чикләнгәндә вәкаләтле органнар тарафыннан аның чит ил паспорты алына һәм паспорт бирүче дәүләт органына тапшырыла. Паспортның алынуы турында ике нөсхәдә беркетмә төзелә, аның берсе паспорт белән бергә паспорт бирүче органга җибәрелә, икенчесе чик буе контроль органында кала, бурычлы кешегә исә шул турыда белешмә бирелә. Суд приставы - үтәтүченең паспортны алу вәкаләте юк.
Бурычы булган кешенең чит илгә чыгу хокукын чикләүне чит ил гражданнарына карата куллануның дөресме-түгелме икәнлеге турында сорау туарга мөмкин. Үтәтү производствосы турындагы законның 30 нчы статьясы чит ил гражданнарының, гражданинлыгы булмаган затларның һәм РФ гражданнарының хокукларын тигез итеп билгели. "РФ дан читкә китү һәм РФ гә килү тәртибе турында", "РФ дә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" законнар чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган кешеләрнең чит илгә китүләрен шундый ук нигездә чикләүне күз алдында тота.
Бурычлы суд карары буенча үз бурычын үтәсә яисә бурычлы белән бурычны түләтүче үзара килешсә һәм бу килешү бурычны түләтүченең гаризасы белән расланса, суд приставы -үтәтүче вакытлы чикләүне туктату турында карар чыгара. Моның өчен бурычлы суд приставы-үтәтүчегә суд карарын үтәгәнлеген раслаучы документ китерергә тиеш. Шуннан соң гына суд приставы-үтәтүче 24 сәгать эчендә Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын вакытлыча чикләүне бетерү турында карар чыгара һәм аны суд приставлары федераль хезмәтенә җибәрә. Анда вакытлы чикләүне бетерү турында йөкләмә рәсмиләштерелә. Чит илгә чыгуны вакытлыча чикләүне бетерү вакыты 1 атнадан 2 атнага кадәр булырга мөмкин.
Шулай итеп, Россия Федерациясеннән читкә китәргә җыенган гражданнарга булган бурычларын үз вакытында түләргә һәм читкә чыгу хокукын чикләүне бетерү процедурасының күпмегә сузыласын исәпкә алырга кирәк.
Суд приставларының Әлки район бүлеге тарафыннан бурычларын түләмичә килгән кешеләргә карата чит илгә чыгу хокукларын чикләү турында 39 карар чыгарылды. Болар - алиментлар, кредитлар, салымнар һәм башка бурычлары булган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конституция