Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бизәге – ярышлар

Республика көне һәм район юбилее бәйрәмнәре билгеләп үтелгән 29 августта көне буе спорт ярышлары тынып тормады. Базарлы Матак мәктәбе стадионында башта гер, штанга күтәрүчеләр көчләрен сынады. Төрле дистанциягә йөгерү, биеклеккә сикерү, кул көрәштерү кебек ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Көннең икенче яртысында футбол буенча район чемпионатының финал уеннарына үткән командалар көч сынашты....

Республика көне һәм район юбилее бәйрәмнәре билгеләп үтелгән 29 августта көне буе спорт ярышлары тынып тормады.

Базарлы Матак мәктәбе стадионында башта гер, штанга күтәрүчеләр көчләрен сынады. Төрле дистанциягә йөгерү, биеклеккә сикерү, кул көрәштерү кебек ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Көннең икенче яртысында футбол буенча район чемпионатының финал уеннарына үткән командалар көч сынашты. Гаять кискен барган уеннарда беренче урынны "Альтат" командасы яулады. Икенче урында - "Актай", өченче -"Локомотив" командалары.

Иң әйбәт капкачы дип Айдар Гыйззәтов, иң оста һөҗүмче дип Рөстәм Фәсахов табылды. Ә иң әйбәт уенчы исеме Виктор Клювинга бирелде. Җиңүчеләр шул ук көнне кичен стадионда үткәрелгән бәйрәм сәхнәсендә хөрмәтләнделәр. Футболчыларыбызны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев