Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрен ничек үткәрергә җыенасыз?

 Алда – 1 Май бәйрәме, шуның белән бәйле озын яллар.

Дөрес, май ае – елның иң эшле, мәшәкатьле чоры ул. Әнә бит, бәйрәмнең дә исемендә “хезмәт” сүзе бар. Шуңадыр: “бәйрәм көннәрен ничек үткәрергә җыенасыз?”–дигән соравыбызга райондашларның җаваплары охшаш: “Эш белән, хезмәттә!”

 

Мансур Галиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы:

– Ял көннәренең һәрберсенә план корылган инде безнең. Шимбә көнне Казанга ярминкәгә барабыз, әле менә шуңа әзерләнәбез. Габише­во бистәсендә сугышта катнашкан авылдашыбыз Галләм ага Хәмәтшин яши, аның янына барып, Җиңү көне белән котлап кайтырга исәбебез. Әгәр көннәр аяз булса, авылларыбызны чистарту, зиратларда өмәләр үткәрү белән шөгыльләнәчәкбез. Бөек Ватан сугышында катнашканнарга куелган һәйкәлләрне төзекләндереп бетерәсе бар. Эш бик күп, вакыт кына җиткер. Гаиләләре белән кызларыбыз кунак­ка кайтачак, өч онык малаебыз бар, аларны да яратасы килә… Хезмәте дә, шатлыгы да җитәрлек булыр бу бәйрәмнең.

 

Валентина Казакова, гаилә фер­масы башлыгы, Борискино авылы:

– Шөкер, озын кышны әйбәт кенә уздырдык, терлекләр исән-сау кыш­лады, азык җитте. Биш танабызны сыер ясарга җыендык, инде бозаула­ганнарын көтәбез. Ә ялларда урманга җыенабыз: анда умарталыгыбыз бар. Илле биш корт гаиләсе иде, кышын бишесе һәлак булган. Менә шул илле ояны карап, чистартып чыгасы бар. Казаннан улыбыз, кызыбыз кайтачак, алар ярдәме белән башкарып чыгар­быз, дип ышанам бу эшләрне.

 

Анжелика Измайлова, укытучы, Базарлы Матак авылы:

– Озак кыштан соң шәпләп кенә эшләп алырга исәп! Эш күп җыелды, бакча да чыгып бил бөккәнне көтә. Колчурино белән Шәпкәдә яшәүче әти- әниләргә кайтып, аларга да булыша­сыбыз килә. Көннәре генә кояшлы, аяз булсын иде. Бик тә күңелле була бит: йорт тирәсен җыештырсаң, бакчаны тәртипкә китерсәң, бөтен җир ялт итеп китә. Озын кыштан соң өстән авыр кием төшкән кебек җиңеләеп китәсең! Җан рәхәте! Май башында күп эшләү арытмый да бит ул, тәнгә физзарядка гына. Инде кояш сынатмасын – коры, аяз көннәр бүләк итсен иде.

 

Рамил Хәсәншин, клуб мөдире, Карамалы авылы:

– Бәйрәм ул – авылга күп итеп кунаклар кайта торган шатлыклы бер вакыт. Читтә укучы балаларны, яшәүче туганнарны һәр йортта дияр­лек көтәләр бит. Без бәйрәм саен иң актив яшьләребез, үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр белән күңелле кичәләр оештырабыз. Бу юлы да шу­лай итәрбез – көне буе эшләп арыган авылдашларны биеп-җырлап ял итү өчен клубта көтәбез. Ә көндезләрен авылыбызны тәртипкә китерүгә үз өлешебезне кертеп, өмәдә катнашыр­га исәп. 1 Май бит ул Яз һәм хезмәт бәйрәме. Котлы булсын, имин яз- җәйгә старт бирсен ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев