Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бюджет проекты буенча халык тыңлаулары

7 декабрьдә "Колос" кинотеатрында 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары була. Инде хәбәр иткәнебезчә, муниципаль район советының 25 ноябрьдә булган утырышында киләсе елга район бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде. Бюджет проекты район сайтында урнаштырылган. Әлкилеләр бюджет белән шуннан таныша һәм һәр кеше үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерә ала....

7 декабрьдә "Колос" кинотеатрында 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары була.

Инде хәбәр иткәнебезчә, муниципаль район советының 25 ноябрьдә булган утырышында киләсе елга район бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде. Бюджет проекты район сайтында урнаштырылган. Әлкилеләр бюджет белән шуннан таныша һәм һәр кеше үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерә ала. Проект буенча тәкъдимнәрне мунициапль район советының оештыру бүлегенә (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58) юлларга яисә 21-7-57 номеры буенча хәбәр итәргә була. Халыктан кергән тәкъдимнәр карап-гомумиләштерелеп, район советына бюджет икенче укылышта тикшерелгәндә тәкъдим ителәчәк.

Бюджет проекты буенча халык тыңлаулары сәгать 9да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев