Хезмәткәрләрен кайгыртсыннар
Узган елда республикада 400 меңнән артык кеше кискен респиратор авырулар белән интеккән. Аларның 536 сы грипп белән авырган. Һәм бу авыруларның берсе дә грипптан прививка ясатмаган булган. Безнең район оешма-учреждениеләре 2015-2016 ел сезонында үз хезмәтләренә прививка ясату өчен вакцина сатып алуда катнашмаганнар. Санитар табиблар әйтүенчә, бүген грипптан саклануның бердәнбер нәтиҗәле...
Узган елда республикада 400 меңнән артык кеше кискен респиратор авырулар белән интеккән.
Аларның 536 сы грипп белән авырган. Һәм бу авыруларның берсе дә грипптан прививка ясатмаган булган. Безнең район оешма-учреждениеләре 2015-2016 ел сезонында үз хезмәтләренә прививка ясату өчен вакцина сатып алуда катнашмаганнар. Санитар табиблар әйтүенчә, бүген грипптан саклануның бердәнбер нәтиҗәле юлы. Шуңа да быел халыкның ким дигәндә 40 процентына прививка ясарга уйлыйлар. Әмма бушлай вакцина моңа җитмәячәк. Димәк, оешма, учреждение, предприятиеләр үз хезмәткәрләрен вакциналауга акча бүлеп бирергә тиеш булалар. Хезмәткәр грипп белән авырып, атна ярым-ике атна эш калдыруның нинди икътисадый зыян китерүен исәпләсәң, вакцинага акча бүлү отышлырак икәне бәхәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев