Өч тапкыр бозсаң, “права”сыз каласың
Юл йөрү кагыйдәләрен бер ел эчендә өч тапкыр бозган машина хуҗаларын "права"ларыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Россия Эчке эшләр министрлыгы шундый эчтәлектәге яңа закон проекты әзерли башлаган. Проект авторлары белдерүенчә, кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак. Чит илләрдә мондый балл системасы күптән эшләп килә икән. Әйтик, Англия, Франция, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән...
Юл йөрү кагыйдәләрен бер ел эчендә өч тапкыр бозган машина хуҗаларын "права"ларыннан мәхрүм итәргә җыеналар.
Россия Эчке эшләр министрлыгы шундый эчтәлектәге яңа закон проекты әзерли башлаган. Проект авторлары белдерүенчә, кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак. Чит илләрдә мондый балл системасы күптән эшләп килә икән. Әйтик, Англия, Франция, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер балл языла. 12 балл җыйганнан соң шоферның ярты елга машина йөртү таныклыгы алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев