Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Экосервис” ҖЧҖ Әлки район участогы хезмәткәрләре авылларда тәртип булдырырга, чүп-чарны билгеләнгән урынга гына түгәргә өнди

Чисталык ул – матурлык та, сәламәтлек нигезе дә. Авылларыбызны чиста тотуга елдан-ел күбрәк әһәмият бирелә. Узган елдан бирле районыбызда тәртип-чисталык урнаштыру белән “Экосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә Базарлы Матакта һәм башка авылларда сизелерлек үзгәрешләр булды.

Мәгълүм булганча, республикада каты көнкүреш калдыкларын сортировкалау һәм түгү буенча региональ операторлар федераль программасы уңышлы эшләп килә. Әлеге программада Россиянең 40 тан артык төбәге катнаша. “Экосервис”ның район участогы коллективы да аны тормышка ашыру юнәлешендә эшли.

 

Участокның үз махсус техникасы бар. Авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп төзегән график нигезендә атнаның билгеле бер көннәрендә һәм алдан килештерелгән вакытта әлеге техника авылларга чыга һәм контейнерларга  салынган чүп-чарны җыеп алып китә.

 

Зәңгәр төстәге өр-яңа чүп контейнерлары район үзәгендә узган елның язында урнаштырылган иде. Базарлы Матак урамнарында хәзер шундый 146 “чүп савыты” исәпләнә. Аларның уңайлыгын халык бик тиз бәяләде. Контейнерларның тышкы кыяфәте дә матур, чүп-чарны күп сыйдыра, капкачлары әйбәт ябыла. Аларны даими төстә бушатып та торалар.

Кайбер авылларда мондый контейнерлар узган ел ук урнаштырыла башлаган иде. Хәзер инде алар барлык авылларда диярлек бар. Дөрес, әлегә җитәрлек санда түгел. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары аларны әледән-әле сатып алып, уңайлы урыннарда урнаштыра торалар. Авыллардагы хәзер мондый контейнерлар саны 200 дән артык.

–Кышын хезмәткәрләребезнең эше бигрәк тә күп булды. Контейнерлар янына машина белән килеп туктар өчен башта ул мәйданчыкны кар көртләреннән дә чистартырга кирәк була иде,–ди “Экосервис”ның район участогы вәкиле Сергей СОЗОНОВ. –Кагыйдәләр нигезендә контейнерларга салынырга тиеш булмаган чүп-чарны да җыештырырга туры килә безгә. Әйтик, иске җиһазлар, шифер, төзелеш чүбе калдыклары һ.б. Район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләр үзләре дә тәртип һәм чисталык булдырырга тырышсыннар, контейнер мәйданчыкларын азган-тузган чүп оясына әйләндермәсеннәр иде. Аннан соң, бүтәннәр хезмәтен хөрмәт итәргә дә кирәк бит.

Инде май бәйрәмнәренә дә ерак калмады. Ә аннан соң җәй, Сабантуйлар башланыр, кунаклар кайтыр. Әйдәгез, яшәгән җиребездә чисталык булдырыйк. Үз йортыбызның гына түгел, авылларыбызның да чүпләнүенә юл куймыйк.  Ә бу мәсьәләдә аерым бер предприятие хезмәте генә җитәрлек түгел, беренче чиратта үзебез тырышырга тиешбез. Әйләнә-тирәбезне, авылларыбызны чиста тоту – уртак бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев