Чиябаш авылында яшәүче Нияз Минсабиров фермасында бүген бер йөзләп баш терлеге бар. ФОТО
Ир-ат гомеренең иң бәхетле чоры ул ике буын арасында калгач башланадыр.
Бер яктан аны киңәш-табышы белән тормыш җилләреннән әтисе ышыкласа, икенче яктан янында бөтерелеп йөрүче улы мөстәкыйль итә, эш-гамәлләренә максат, мәгънә өсти. Чиябаш фермеры Нияз Минсабиров тормышында нәкъ шушы вакыт килеп җиткән дә инде.
Авылның Юхмачы янындагы юлдан ерак түгел фермер хуҗалыгы җәйрәп ята. Хәер, әлегә зур түгел ул, әмма яңарак төзелеп беткән терлекчелек корпусы, складлары, сыерлар өчен иркен кардасы белән игътибарны үзенә тартып тора. Аранда көр-тук сыерлар кайсы ятып, кайсы баскан килеш кенә октябрьнең гаҗәеп юмарт кояшы астында “витамин” туплыйлар.
Машинадан төшүгә борынга печән, сенаж исе килеп бәрелде. Шундагы оясыннан иренеп кенә маэмай чыкты һәм “сәлам!” дигәнне хәтерләтеп кыска гына өреп куйды. Озын таш бина ишегендә ферманың хуҗасы да күренде. Нияз белән исәнләшкән арада әллә кайдан гына тәгәрәп дигәндәй өч яшь тирәсе малай пәйда булды. Ят кеше күргәч, әтисе артына качса да, бераздан батыраеп китеп исемен дә әйтте әле “җегет” – Солтан икән бит ул.
– Безнең төпчек, әнисе эштә. Дәү әниең белән кал, дигән идем, елый ук башлады. Ул шулай инде, гел миңа иярү ягын карый,–дип елмайды Нияз.
Үзе дә шулай әтисе Мансурның кул астында, савымчы булып эшләгән әнисе Наиләнең сүзен тыңлап үскән ул. Биш баласы арасында әллә иң якыны, яратканы булганмы, ата кеше Ниязын авылда калырга үгетләгән. Өйләнгәч, берара әллә шәһәргә китәргәме дип бәргәләнеп алган Нияз, әмма бу теләге әтисенең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәүгә сүнгән. Бәхете – тормыш иптәше Гөлназ да, һич каруланмыйча, моңарчы яшәгән, эшләгән шәһәрен ташлап, Чиябашка килен булып төшкән, һәм, халык әйтмешли, шул йортта таш булган.
– Мәктәптән соң һөнәр училищесында укыдым, аннары әти янына эшкә кайттым. Ул инде фермер булып теркәлгән иде. Башта үсемлекчелек белән шөгыльләндек: 220 гектар җиребез бар иде, район башлыгы Александр Федорович ярдәме белән аны 300 гектарга җиткердек. Тора-бара терлекләр асрый башларга карар иттек. Эшен дәвам итүче фермер буларак грант отып, бөтен булган акчабызны кушып менә шушы биналарны төзеп чыктык,–дип сөйләде Нияз ничек фермер булып китүе хакында.
Бүген аның бер йөзләп баш терлеге бар, шуларның унысы гына сөт бирә әлегә. Мулланур Вахитовтан килеп эшләүче Гүзәл Саликова белән Гөлсинә Хәйретдинова сава аларны. Шушы сыерларның сөте эшчеләргә (тагын ике терлекче, бер каравылчы Минсабировта эшле һәм ашлы булган) айныкын айга 12 меңәр сум тирәсе хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә. Нияз эшчеләрен бик мактый, ышанычлы кешеләр, ди.
–Ветеринарыгыз юк ахры, терлекләр авырып китсә нишлисең?– дип соравыма Нияз гаҗәпкә калдырып мондый җавап бирде:
–Юхмачы ветеринария пункты бик кирәк чакта ярдәм итә, терлекләрне тикшереп тора. Ә болай мин үзем дә күп нәрсәне эшли алам, өйрәндем. Трахеяга укол да ясыйм, даруларны да кул астында тотам.
Саудыра торган сыерлары әлегә аз, билгеле. Әмма өметләре зурдан. Чистайдан, Әлмәттән буаз таналар алып кайтканнар, араларында симменталь токымлылары да шактый. Исән-сау бозаулап, сөт бирә башласалар, фермер тазага басар иде билгеле. Беренче бозаулары да бар, “малайларын” сатып җибәргәннәр, ә ике теше бозауны бик кадерләп үстерәләр – үз таналары, аннары сыерлары булачак бит алар. Терлекләр ясалма каплатылган, шулай да Нияз көтүенә үгез алып җибәрү турында да уйлана, сыерларга күңеллерәк булсын, ди.
–Терлекләргә азык кайдан, ничек җиткерәсез?–дип сорадым Нияздан.
–Печәнгә һәм сенажга үләнне үзебез үстерәбез. “Яшь көч” җәмгыяте белән килешеп эшлибез, Фәнис абый Хәмитов бик булыша. Салам, бөртекне шул хуҗалыктан алабыз. Бөртек быел кыйммәтрәк, ярый әле шактый гына үз запасыбыз бар. Кыр эшләрен төгәлләдем. Үзем тракторчы да бит әле мин. Киләсе елга кукуруз чәчәргә дип 45 гектар мәйданны сукалап калдырдым,–дип тәфсилләп җавап бирде ул. Гомумән, Нияз ачык күңелле егет, сорауларга теләп җавап бирә.
Без аның белән каравылчы бүлмәсендә сөйләшкән арада Солтан шундагы тапчанга кырын ятып кына әтисе смартфоныннан мультфильм карап алды. Тыныч, сабыр бала икән, олылар әңгәмәсенә ник бер сүз кыстырсын. Ахырга таба, дөрес, ниндидер баз хакында әйтеп куйды. “Сенаж базы турында әйтүе, сез килгәнче шунда эшләгән идек,”–дип аңлатты Нияз улының сабыйларча сөйләмен.
–Чиябаш халкы ферма коруыгызга ничек карады соң? Үзеңә тискәре мөнәсәбәт сизмисеңме?–дип сораштыруымны дәвам итәм. Бу сорау юктан гына бирелмәде, билгеле, чөнки кайбер фермер хуҗалыкларын, озак уйлап тормыйча, авыл эченә үк төзеп куючылар да бар. Нәтиҗәдә күп санлы терлек асралган ул фермалар күрше- күлән өчен шактый уңайсызлыклар тудыра (үзенчәлекле ис, тирес өемнәре, янәшәдә булса, сулыкларны пычрату).
–Без эшкә керешкәнче авылдашлар белән киңәшләштек. Авыл советы йорттан-йортка кереп, кул куйдырып йөрде. Рәхмәт авылдашларга, барысы да диярлек хуплады гына. Әле сөенделәр дә, фермасыз авыл авыл мени, эшләгез генә, диештеләр. Өлкән апалар бирегә килеп карап йөриләр, чиста, матур, диләр, мондый фермада без дә эшләр идек әле, дип әйтәләр. Аннары, безнең биналар авылдан шактый читтә урнашкан бит, беркемгә комачауламыйбыз,–ди Нияз.
Яшь фермерның хуҗалыгы әле аякка басып кына килә. Шактый нәрсәләр җитешми дә. Әйтик, Нияз терлек азыгы ваклаткыч (“миксер”) алырга кызыга. Тәкъдим итүчеләр дә бар, әмма әлегә акча җитми, ди ул. Анысы да булыр, тырышалар, эшләп торалар бит.
…Солтан тәмам түземсезләнеп, безне тышка чыгарга дип әйдәде. “Сабый бит әле, сыер сөзәр дип курыкмыйсыңмы?”–дип борчылам. “Терлекләр тими аңа, ул сыерларны ашатып та йөри әле,”–дип шаккатыра әтисе.
Бергәләп сыерлар янына киттек, шунда әтиле-уллы Минсабировларны рәсемгә төшереп алдым. Вакыт дигәнең бик тиз үтә бит ул. Кем белә, бәлки бүген йөгереп уйнап кына йөргән малай үсеп җитәр дә, әтисенә алмашка килеп, гаилә бизнесын (бәлки ул вакытта инде агрохолдинг булып җитешерләр) үз кулына алыр?! Дәү әтисе Мансурның холкы әтисе Ниязга күчкән бит әле, Солтан да сынатмас шәт…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев