Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чүп-чар түккән өчен түләмәсәм буламы?”– Әлки районы прокуратурасына халыктан аеруча еш керә торган сорауларга прокурор урынбасары Луиза Хәйруллина җавап бирә

.

Ике атна эшләтү дөресме?

Сорау. Мин авыл хуҗалыгы кооперативында сыер савучы булып эшлим. Үз теләгем белән эштән китү хакында гариза яздым, әмма эш бирүче үтенечемне канәгатьләндермәде,  ике атна эшләргә тиеш булуымны әйтте. Аның бу таләбе законлымы?

Җавап. РФ Хезмәт кодексының 80 маддәсе нигезендә, хезмәткәр хезмәт килешүен өзәргә хокуклы. Ул бу хакта ике атнадан да соңга калмыйча язма төстә эш бирүчегә хәбәр итәргә тиеш. Әлеге срок эш бирүче хезмәткәрнең эштән азат итү турында гаризасын алганнан соңгы көннән башлана.

Хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы килешү буенча хезмәт килешүе ике атналык срок узганчы да өзелергә мөмкин.

Хезмәткәрнең үз инициативасы (үз теләге) буенча эштән азат итү турындагы гаризасы аның эшен дәвам итә алмавы (укырга керүе, лаеклы ялга китүе һәм бүтән очраклар) белән бәйле булса, шулай ук эш бирүченең хезмәт закончалыгын, хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган бүтән норматив хокукый актларны, локаль норматив актларны, коллектив килешү шартларын, хезмәт килешүен бозуы расланган очракларда эш бирүче хезмәт килешүен хезмәткәрнең гаризасында күрсәтелгән срокта өзәргә бурычлы.

Эштән китү турында кисәтү срогы узганнан соң хезмәткәр эшен туктатырга хокуклы.

 

Килешүне һәркем төзергә тиеш

Сорау. Әгәр  региональ оператор белән каты көнкүреш калдыкларын түгүгә килешү төземәгән булсам, ни өчен әле мин түләргә тиеш? Чүп-чарны җыю һәм түгү хезмәтләре өчен түләүгә ташламалар булачакмы? Аларны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Җавап. Каты көнкүреш калдыкларын җыю, транспортка төяп алып китү, эшкәртү һәм күмү  хезмәтләрен күрсәтү буенча килешүне региональ оператор белән һәркем төзергә тиеш. Ул халык офертасы (публичная оферта) характерында. Аның проекты компания сайтында урнаштырыла. Килешүне шулай ук региональ оператор офисында да төзергә мөмкин. Махсус кагыйдәләр нигезендә, әгәр кулланучы региональ операторга заявка һәм документлар җибәрмәсә, хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзелгән дип санала һәм операторның рәсми сайтында басылып чыкканнан соң 16 нчы эш көнендә көченә керә. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр өчен түләү аз керемле гаиләләргә торак  һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр биргәндә исәпкә алыначак. Ә компенсацияне алу өчен яшәү урынындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев