Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүптән акча ясыйлар

Район мәктәпләре ел башыннан бирле 62 тонна макулатура җыеп тапшырган. Республикада бездәге кадәр кәгазь калдыгы җыйган бер генә мәктәп тә юк. Берничә районның мәгариф җитәкчеләре безгә килеп әлеге эшне оештыру тәртибен өйрәнеп киткәннәр. Макулатура җыю авылларны кәгазь калдыгы ише күпме чүптән арындыра. Ә бит кирәкмәгән кәгазьләрне җыеп эшкәртүчеләргә тапшырудан шактый...

Район мәктәпләре ел башыннан бирле 62 тонна макулатура җыеп тапшырган.

Республикада бездәге кадәр кәгазь калдыгы җыйган бер генә мәктәп тә юк. Берничә районның мәгариф җитәкчеләре безгә килеп әлеге эшне оештыру тәртибен өйрәнеп киткәннәр.

Макулатура җыю авылларны кәгазь калдыгы ише күпме чүптән арындыра. Ә бит кирәкмәгән кәгазьләрне җыеп эшкәртүчеләргә тапшырудан шактый акча да керә. Узган уку елында мәктәпләргә макулатура акчасына дистәдән артык теннис өстәлләре сатып алынды. Быелгы керемнәр дә мәктәп томышы өчен бик ярап куяр.

Макулатуры җыюда Иске Әнҗерә (бер укучыга исәпләгәндә - 57 килограмм), Әхмәт (52 килограмм), Иске Чаллы (51 килограмм) мәктәпләре лидерлар. Ә менә уртача бер укучыга исәпләгәндә елы буе 20 килограмм да макулатура тапшыра алмаган Иске Матак, Юхмачы, Иске Тахтала мәктәпләренә тырыша төшәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев