Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнае авылыннда яңа клуб төзеләчәк

Башка авыл җирлекләре арасында Чуаш Борнае җирлеге мәйданы һәм халкы саны белән урталыкта тора: 300 дән артык йорт-хуҗалыкта 868 кеше гомер итә. Борнайларның икесе дә төзек, матур. Тугандаш халыклар күршеләр булып яши һәм эшли: балалар урта белемне бергәләп алып бетерәләр, ә өлкәннәр диненә карап мәчеткә я чиркәүгә килеп дога кыла....

Башка авыл җирлекләре арасында Чуаш Борнае җирлеге мәйданы һәм халкы саны белән урталыкта тора: 300 дән артык йорт-хуҗалыкта 868 кеше гомер итә. Борнайларның икесе дә төзек, матур. Тугандаш халыклар күршеләр булып яши һәм эшли: балалар урта белемне бергәләп алып бетерәләр, ә өлкәннәр диненә карап мәчеткә я чиркәүгә килеп дога кыла.
-Тормыш итү өчен бөтенесе дә бар бездә - фельдшер пунктлары, балалар бакчалары, почта бүлекчәсе, кибетләр эшләп тора. Дүрт су башнясы бар, менә Чуаш Борнаенда тагын берне куярга планлаштырабыз. Татар Борнаенда буа ясадык, күрше авылда Үзәк урамга каты түшәмәле юл салдык. Урамнарыбыз якты, кардан чистартабыз. Эш урыннары да җитәрлек: "Хузангай", "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятьләрендә, "Тяминов", "Ерусланов" крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләргә була. Терлек асраучылар да сөт тапшыра: былтыр 3 миллион 705 мең сум акча тараттык аларга. Күп сыерлы 6 гаиләгә бушлай савым аппаратлары бирдек. 16 гаилә дәүләт ярдәме белән өйләр җиткерде, тагын берәүләр чиратта тора,-дип киңәйтелгән утырышка килүчеләр алдында хисап тотты җирлек башлыгы Илсур Зарипов. Аннары яңа елга планнар турында сөйләде җитәкче: борнайлыларның шәхси хуҗалыкларын үстерүдә булышу, юлларны яхшырту белән беррәттән җирлектә тагын 8 гаилә фермасы, теплица төзү, тимердән чүкеп капка-коймалар ясау остаханәсе булдыру турында уйланалар. Соңгысына Динар Хәкимов алынмакчы. Ә Нурсәит Сафин, 49 елга арендага җир мәйданы алып, җиләк-җимеш бакчасы утыртырга, буа чистартып балыклар җибәрергә җыена икән. Фермер Ерусланов орлык киптергеч төзергә уйлый, икенче фермер Юрий Тяминовка яшелчә саклау урыннары кирәк... Кыскасы, эшләнгәне дә шактый, планнары да зурдан Борнай халкының.
Җирлектә былтыр җиде бала туган. Аз, билгеле. Шул ук вакытта ятим балаларны канат астына алган гаиләләр унберәү.
-Бу әти-әниләр бик актив, төрле чараларда катнашалар, балалар өчен җаваплылык тоеп, җан атып яшиләр,-диде районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева.
Мәктәпләр эшчәнлеге турында аларның директорлары Гөлүсә Минсабирова һәм Николай Хвостов сөйләде. Татар Борнае мәктәбендә балаларның сәләтен, аларны тәрбияләүдә әтиләр ролен үстерүгә, физик тәрбия бирүгә күбрәк игътибар итәргә тырышалар. Чуаш Борнае мәктәбе гомумән бик тә уңышлы эшләп ята, район мәктәпләре рейтингында ул өченче урында. Ике мәктәптә дә ярдәмче хуҗалыклар бар, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча күп проблемалар үзләре җитештергән азык-төлек хисабына хәл ителә.
Татар Борнае фельдшеры Гөлүсә Галиева балаларда күз авыруы, сколиоз, яссы табанлылык күпләп табылуына, әмма ата-аналарның аларны дәвалау өчен берни дә эшләмәүләренә борчылуын җиткерде.
Түбән Әлки ветеринария участогы табибы Илнар Рафиковның да әйтер шелтәсе бар икән:
-Яз-көз терлекләрдән анализ алабыз. Күбегезнең капкасы бикле була. Сез үзегез үк терлекләрнең саулыгын кайгыртырга тиеш бит,-диде ул.
Чуаш Борнаенда клуб бик начар хәлдә, шуңа күрә авылның мәдәният учагын элеккеге балалар бакчасы бинасына күчергәннәр. Моңа җавап итеп район башлыгы Александр Никошин 2018 елга биредә 100 урынга исәпләнгән яңа клуб төзергә ышандырды.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминов үз проблемалары белән уртаклашты:
-Көз иртә һәм салкын булу сәбәпле бик күп кишер, бәрәңге кырда калып туңды. Бәрәңгегә бәя көздән бик түбән булды, аны 3,5 млн сумлык кына сата алдык. Бик тә яшелчә склады, теплица кирәк, шуларны кайгыртып йөрим. Буа тирәсен ял урыны итәсе килә, 54 мең сумга 30 килограмм маймыч алып кайтып җибәрдек. Бераз үссеннәр иде, аннары балык тотарга да мөмкин булачак. Ятьмәләр куеп, хәзердән әрәм итмәсәгез иде,-диде фермер. Район башлыгы аны сөендерде: яшелчә саклагыч төзүгә республикадан рөхсәт алынган.
-Бәрәңге кырларын зурайтыгыз. Әле бу яшелчәне юып, сәүдә челтәренә чыгару өчен фасовкалау турында да уйланырга кирәк сезгә, -дип киңәш бирде ул.
Утырышта катнашучылар сораулар да бирделәр. Аларга район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Камалов һәм башка белгечләр җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев