Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнаенда яшәүче Юрий Ензаев 3 мең баш “Линда” токымлы каз бәбкәләре алып кайтты

Узган атнада Чуаш Борнаенда яшәүче Юрий Ензаев 3 мең баш “Линда” токымлы каз бәбкәләре алып кайтты.

 

  • Мин икенче ел инде шул токымдагы казларны үстерәм. Аларның мамыгы да зур. Ите дә тәмле була. Хәзер бәбкәләр үзләре өчен махсус төзелгән бинада үсәләр. Мин аларны махсус катнаш азык белән сыйлыйм. Аны исә “Хузангай” җәмгыятеннән сатып алдым. Бәбкәләр рационына коры сөт һәм яшел үләнне дә өстим, - диде Юрий Владимирович.

Узган ел фермер 2300 баш каз үстергән булган. Быел аларның санын арттырырга уйлаган. Бәбкәләрне үстерүдә аңа хатыны Людмила ярдәм итә. Людмила  шулай ук бухгалтерия эшен дә алып бара икән. Фермер ярдәмгә тагын бер кеше алган.

  • Безнең бит балалар яшь әле. Степанга – 3 яшь, Валерияга – 5 яшь, ә Кира быел беренче сыйныфка бара. Кечкенә булсалар да, балаларыбыз безгә ярдәм итәргә омтылып торалар. Шунысына да сөенәбез, - ди Юрий Ензаев. - Безнең каз түшләрен ярминкәләрдә әйбәт сатып алалар. Бигрәк тә ысланган казлар тиз сатыла. Каз түшкәләре алай зур түгел, шуңа да, бәлки, тиз алып бетерәләрдер. Ә инде мамыгын, каурыйларын бездән күмәртәләп сатып алалар. Алардан мендәр, курткалар тегәләр икән, - дип уртаклаша безнең белән фермер.

Юрий Ензаев хуҗалыгында тәвә кошлары да асрый башлаган. Зур кошлар беренче йомыркаларын салып хуҗаларын сөендергән икән инде.

  • Тәвә кошларыбыз яшь бит әле. Йомырка салуларын шулай тиз  булыр дип көтмәгән дә идек. Йомыркаларын өйдәге инкубаторга куеп бәбкә чыгарырга җыенабыз. Уебыз – тәвәләрнең санын арттыру. Ата кошка Василий дип исем куштык, ә менә анасы әлегә исемсез, - ди Юрий Ензаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев