Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Кичүе авыл җирлегендә халык җыеннары шактый тыныч үтте

Җирлек башлы­гы Рафаэль Зәйдуллин уз­ган 2020 елда эшләнгәннәр турында сөйләде, планнар белән таныштырды.

 Җирле хакимият эшчәнлегенә ка­рата сораулары булма­ды җыенга килүчеләрнең, әмма алар башка пробле­маларны күтәрделәр.

Бүген халыкны аеруча бор­чыган мәсьәләләрнең бер­се – Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясендә лаборант булмау. Менә ничә ел инде әлеге вазыйфаны биләүче та­былмый. Җыенда катнашкан район хастаханәсе баш таби­бы урынбасары Игорь Леон­тьев мондый проблеманың башка кайбер медицина учреждениеләренә дә хас бу­луын хәбәр итте. Хастаханә җитәкчелеге аны хәл итү өстендә эшли икән.

Әхмәт төп белем бирү мәктәбе директоры Венера Гайнетдино­ва, җыенда үз эшчәнлекләре ту­рындагы доклад белән чыгыш ясаганнан соң 1989 елдан бир­ле эшләп килгән мәктәпләре бинасына капиталь ремонт ясауда ярдәм итүләрен сора­ды. Биредә бит бары агымдагы төзекләндерү эшләре генә баш­карылып килә, гомумән, әлеге бина контора өчен төзелгән булган. Шуңа күрә мәктәп ашханәсе аерым корылмада урнашкан. Укучыларга кышкы салкыннарда (ә алар кайчак 30 градуска җитә) ашханәгә йөрү бик читен. Мәктәпнең спорт за­лына кагылышлы сораулар да бар. Залның түшәме түбән, шун­лыктан укучылар волейбол, ба­скетбол уйнаудан мәхрүм. Ту­лаем алганда, мәктәп бүген канәгатьләнерлек хәлдә. Вене­ра Гайнетдинова балалар өчен белем алуда тигез шартлар туды­рырга тели. Әле бит киләчәктә укучылар санының артуы да көтелә икән. Хәзер биредә 26 бала укыса, киләсе елда алар 29, тагын бер елдан 32 булачак.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге рай­онда иң эреләрдән санала. Биредә 339 хуҗалык бар, алар­да 1076 кеше яши, шуларның 642 се хезмәт яшендә. Бюд­жет тармагында 85, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә 102, “Хузангай”да 16 кеше хезмәт куя. Тагын 12 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, башка­лар районның төрле оешма- учреждениеләрендә эшли. Де­мографик хәл мактанырлык түгел, халык саны кимүен дәвам итә. Узган елда ике сабый туган, ә 18 кеше вафат булган.

Авылда яшәү өчен уңайлы шарт­лар тудырылган. Җирлектәге ике мәктәптә 100 бала укый, ә ике ба­лалар бакчасына 31 сабый йөри. Табиблык амбулаториясе белән ике ФАП халыкка медицина хезмәте күрсәтә: фельдшерлар Талига Зәйдуллина белән Вера Толстова авылдашларының сәламәтлеген кайгырта. Ике авыл мәдәният йортында һәм алардагы китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә, түгәрәкләр эшләп тора. Чуаш Кичүендә зур терлекчелек комплексы эшли, анда 939 баш савым сыеры ас­рала. Җирлектә яшәүчеләр үзләре дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Әйтик, Фәнис Бакиров үзенең гаилә ферма­сында атлар үрчетә, аларның баш саны 300 дән арткан инде. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айнур Билданов 35 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 24 е сыерлар.

Моның өстенә башка шәхси хуҗалыкларда да терлекләр бар. Саннарга күз салыйк: авыл халкының йортында 507 баш мөгезле эре терлек (235 сыер), 67 баш сарык, 15 ат, 2702 кош-корт һәм 152 оя умарта исәпләнә. Узган елда халыктан 624 тонна сөт җыелып, шуның өчен 12,5 миллион сум акча та­ратылган. Владимир Алексан­дров һәм Рәмис Вәлиуллин гаиләләре 19 ар тонна сөт тап­шырганнар. Ринас Хәбибуллин хуҗалыгыннан 14 тонна сөт ка­бул ителгән. Күп сөт тапшы­ручылар арасында Мәгъсүм Вәлиев, Рафаэль Шиһапов, Ле­нар Хәйруллин һәм Равил Баки­ровлар гаиләләре бар.

Узган елда Илшат Борһанов үз йортында ферма төзү өчен дәүләттән 200 мең сум субси­дия алган. Терлек асраучылар да 700 мең сумлык дәүләт ярдәменә ия булган. Чебеш-бәбкә сатып алучыларның чыгымнарын өлешчә каплау өчен республи­ка бюджетыннан 110 мең сум акча таратылган.

Узган елда җирлектә яшәүчеләр ү з а р а й ө к л ә н г ә н с а л ы м рәвешендә 331 мең сум акча керткәннәр. Моңа республика бюджетыннан 1,2 миллион сум­нан артыграк субсидия өстәлгән. Әлеге акчаларны урамнар­ны яктыртуга, суүткәргечләрне төзекләндерүгә, юлларны төзәтүгә, чүп-чар контейнерла­ры сатып алуга, авыл зиратлары коймаларын алыштыруга тот­каннар.

Моның өстенә республика про­граммасы кысаларында Татар Әхмәте авылында балалар бак­часы бинасы төзекләндерелгән, чишмә тирәсен җыештырганнар. Аның янына төшү өчен сук­мак салганнар. Мини-фут­бол мәйданчыгы булдырыр­га җыеналар, моның өчен җир участогын рәсмиләштереп куй­ганнар. Әхмәттә балаларга уен мәйданчыгы ясаганнар.

Чыгышларны тыңлагач, җыенда авыл тормышында актив кат­нашкан кешеләрне, юбиляр­ларны котладылар, бүләк биреп сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев