Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? СОРАШТЫРУ

Ватанны саклаучылар көнен без инде ир-егетләр бәйрәме дип кабул итәбез. Хатын-кызлар бу көнне якыннарын - көчле затларны тәбриклиләр, аларга дип бүләкләр әзерлиләр.

Чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ә сезнең тормышыгызда төп ир-егет кем? Без бу сорауларны районыбызның иң уңган һәм булдыклы гүзәл затларына - "Ел хатын-кызы" бәйгесендә катнашучыларга юлладык.
Надежда Ларионова, Чуаш Борнае урта мәктәбе укытучысы:
- Чын ир-егет минем ирем Виталий Александрович кебек булырга тиеш, дип саныйм. Ул ышанычлы, кайгыртучан, хезмәт сөючән. Улыбыз белән кызыбызга менә дигән әти дә. Мин үзем Горький өлкәсеннән. Моннан байтак еллар элек укытучы дипломлы яшь белгеч буларак Югары Колчурино авылына кайтып төштем. Биредә Виталий белән танышып, гаилә кордык. Шундый яхшы ир-егет белән очраштырган өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Ирем минем өчен фәрештәгә тиң кеше. Ул гомер буе мине тормыш авырлыкларыннан аралап яши. Ул югары белемле, киң карашлы кеше, партия оешмасы секретаре, баш инженер булып эшләде. Йорт-җирдәге барлык авыр хезмәтне дә үз өстенә алып, миңа укытучы эшчәнлеген бөтен күңелемне биреп башкарырга мөмкинлек тудырды. Виталий рәсем ясарга бик оста, класс-кабинетымны җиһазларга гел ярдәм итте. Гомумән, ул бик булдыклы, кешеләргә ярдәмчел. Шуңа авылда да аның абруе югары.
Елена Краснова, Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы:
- Чын ир-егет Ватанның да, гаиләсенең-якыннарының да ышанычлы яклаучысы, терәк-таянычы булырга тиеш, дип уйлыйм. Минем өчен тормышта төп ир-ат - әтием Ишмулкин Виталий Григорьевич. Ул гомер буе безгә һәрьяклап үрнәк булды. Әти белеме буенча гына түгел, тумыштан педагог. Ул озак еллар укытучы булып эшләде, аннан соң 13 ел авыл җирлеге белән җитәкчелек итте. Авыл халкы турында чын ихластан кайгыртып хезмәт итте. Ул гомер буе спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бүген дә ул минем иң акыллы, иң зирәк киңәшчем. Нинди катлаулы ситуацияне дә хәл итү юлын күрсәтә белә ул. Билгеле, ирем Александр да минем өчен иң кадерле ир-егет. Ул да спорт белән дус, тәртипле, акыллы. Без аның белән гел бергә. Әгәр ирем миңа рухи таяныч булмаса, һәр эштә ярдәм итеп, рухландырып-үсендереп, өч кызыбыз өчен өзелеп тормаса, бу катлаулы хезмәтне ничек башкарыр идем. Әле минем бик кайгыртучан һәм туган җанлы ике абыем да бар. 23 февральдә бу сөекле ир-егетләремнең барысын да чын күңелемнән бәйрәм белән котлаячакмын.

Ильмира Насыйбуллина, Яңа Салман балалар приюты тәрбиячесе:

- Тормышымда төп ир-егет, әлбәттә, ирем Фәнис. Ул минем өчен төп таяныч, ике улыбызга менә дигән үрнәк. Фәнис "Кызыл Шәрык-Агро"да шофер булып эшли. Гомумән, аның белмәгән эше юк. Йорт-җирдәге бөтен хезмәтне үзе башкара, ремонтлый да, төзи дә. Безнең беркайчан кеше яллап эшләткәнебез юк. Ирем уңган, тырыш булганга, терлекне дә күп асрыйбыз. Дүрт сыерыбыз, сарыкларыбыз, атыбыз, бозау-үгезләребез бар. Эшне синеке-минекенә бүлми, мин сменалы эштә булганда ирем аппарат белән сыерларны да үзе сава. Ул ике улыбызны да йорт эшләренә өйрәтә. Гаилә өчен аһ итеп торучы, бик кайгыртучан ул Фәнис. Каенатам Хәнифулла әти дә безнең белән бергә яши. Яше олы булса да, аның да тик торганы юк, гел эшләргә карый. Менә шулай, нигездә гел ир-атлардан торган гаиләбездә мин үземне бик бәхетле хис итәм. Шәһәр кызы булсам да, авылда рәхәтләнеп яшим.
Венера Садыйкова, Үргәгар авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
- Чын ир-егет нинди була дигәндә, мин гел ирем Фәритне күз алдына китерәм. Ул минем икенче никахым. Фәриткә мин беренче никахтан улым белән килдем. Ирем аны үз баласыдай кабул итте, үзенекедәй күреп яратты, кайгыртты. Кайчагында хәтта әлеге улыбызга ул күбрәк тә игътибар күрсәтә, кечерәкләренә караганда якынрак та итә кебек тоела. Моның өчен мин иремә әйтеп бетергесез рәхмәтлемен. Улым да әтисе өчен үлеп тора. Гомумән, Фәрит бик йомшак күңелле, бала җанлы кеше. Шуңадыр да аның белән кавышкач мин тагын дүрт тапкыр әни булдым. Тормыш шома гына бармый, безгә бала югалту кебек ачы хәсрәт тә татырга туры килде. Шул чакта да ирем минем төп терәгем, юатучым булды. Эшемдә дә ул минем зур таянычым. Төннәрен авыру янына чакырсалар, беркайчан үземне генә җибәрми. Соңга калсам каршы ала, кирәк икән озатып куя. Хәзер мин Яңа Чаллы авылы халкына да медицина хезмәте күрсәтәм. Анда да машина белән гел Фәрит йөртә. Тормышыбыз җитеш булсын, балалар тиешенчә белем алсын өчен ул бөтен тырышлыгын куя. "Кызыл Шәрык-Агро"да эшләвеннән тыш, йорттагы ишле терлек-туарны да карый. Ул алтын куллы - агач эшен дә, эретеп ябыштыруны да белә, ремонтны да үзе башкара. Шөкер, 92 яшьлек каенанам, 88 яшьлек каенатам белән бергә ишле гаиләдә 24 ел дус-тату, гөрләшеп яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев