Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чиябаш авылыннан Расих Хәйруллин үз куллары белән хуҗалыкта бик кирәкле техника ясаган

Район Советы утырышына эш сәфәре белән килгән хөкүмәт кешеләренә сессия алдыннан район мәдәният йорты ишегалдында һәм фойеда күргәзмә оештырылды. Анда район тормышын, яшәешен, уңышларын күрсәткән экспонатлар күп иде. Һәм бу юлы ул авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышларыбыз дәлилләренә өстенлек бирелү белән аерылды.


Бу күргәзмәдә районга соңгы елда кайткан яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән бергә, гади кешеләр, хуҗалыкларында эшләү өчен, үз куллары белән ясаган кечкенә тракторларны да күрергә мөмкин булды. 

Бер кечкенә тракторның хуҗасы үзен Расих Хәйруллин дип таныштырды. Ул үзе Чиябаш авылыннан икән. 

–    Мин инженер да, уйлап табучы да түгел, әмма, хуҗалыкта бик тә кирәкле техниканы үз кулларым белән ясарга булдым. Күп еллар тракторда эшләгәч, аның төзелешен яхшы күз алдыма китерәм. Моның өчен кул астындагы тимер-томырны кулландым, кайбер кирәк-яракны сатып алдым. Хәзер бу ярдәмчем белән бар эшне дә эшлим: кар да төрттерәм, печән дә чабам, аңа прицеп та тагарга мөмкин, –  дип сөйләде ул эшләнмәсе хакында. 

Аның янәшәсендәге кечкенә трактор заводныкына охшавы, сыйфатлырак күренүе белән башкалардан аерылып тора иде. Ялгышмаганмын, бу техника аның хуҗасының – Югары Әлморза авылында яшәүче Илдар Гатыйповның беренче эшләнмәсе түгел икән.

–    Башта гусеничный кечкенә трактор, аннары мотоциклны нигез итеп алып, җайланма ясадым. Аларны Казандагы үз хуҗалыклары булган кешеләргә саттым да. Бирегә алып килгәне – үзем өчен. Аның бәрәңге ала торган казыгычы да, төрттергече дә, печән түкләрен күтәрү өчен сәнәкләре дә бар. Алга таба чапкыч та ясармын. Кыскасы, минем кебек терлекләр асручы кеше өчен бик тә кирәкле ярдәмче инде ул, – диде оста. 
 

Күргәзмәдә мондый тракторлар берничәү иде. Авыл кешесенең авыр хезмәтен җиңеләйтү юлын эзләүче алтын куллы райондашларыбыз шактый икән ләбаса. Мондый күргәзмәләр килгән кунакларга гына түгел, әлкилеләргә дә сәләтле якташлары белән танышу мөмкинлеге бирә шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев