Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cолдат буласы егетләрне район мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр

​​​​​​​Хәрби бурычын үтәп, Россия Кораллы Көчләренә хезмәткә китүче егетләр өчен туган як, ата-ана фатихасы гаять мөһим.

  Моның шулай икәнлегенә язгы һәм көзге чакырылыш вакытында үткәрелә торган Призывник көнендә кабат инанасың.

 

 

Бу көздә солдат буласы егетләрне район мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр. Тантаналы музыка, сәхнәдә байракчылар төркеменең үрә катуы, залда район җиткчеләре, әти-әниләрнезң, дусларның булуы очрашуга беренче минутлардан ук күтәренке рух өстәде.

Булачак солдатларны сәламләп, район башлыгы Александр Никошин болай диде:

–Беренче чиратта минем бирегә килгән ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә. Әйбәт егетләр үстергәнсез. Аларның үзләрен дә мактыйсым килә – хәрби бурычларын үтәргә тиешлекләрен аңлап, моңа максатчан әзерләнгәнсез. Армиядә шулай хезмәт итегез, сезнең белән частегез горурлансын, әти-әниләрегезгә рәхмәт хатлары килеп торсын. Армиядә кеше чыныгу ала. Хезмәт итеп кайткач, эшкә урнашу да, укырга керү дә ансатрак. Кайда гына булсагыз да, намус белән хезмәт итеп, үзебезгә әйләнеп кайтыгыз. Без сезгә ышанабыз!

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының көзге чакырылыш игълан итү хакындагы Указын укыды.

–Наряд буенча без 35 кешене Кораллы Көчләргә җибәрергә тиешбез. Сезнең өчен тормышта беренче мөстәкыйль адым бу. Туган илебезне сакларга, якларга, командирлар боерыгын үтәргә өйрәнернсез, бик күп нәрсәне аңларсыз, гомерлек дуслар табарсыз. Әгәр инде хезмәт иткәндә ниндидер катлаулы хәлләр килеп чыга икән, аптырап калмагыз, комиссариатка хәбәр итегез. Без сезгә һәрчак ярдәм итәчәкбез,–диде ул.

Күптән түгел демобилизацияләнгән Ришат Исхаков егетләргә үз киңәшләрен бирде. Быел кече улын – өченчесен армиягә озатучы Асия Мөхәммәтҗанованың сүзләре һәр егеткә ватиха булып яңгырады.

–Ир бала тууга солдат туды, дибез, шул рухта үстерәбез дә. Инде менә үсеп ныгыган улларыбызны армиягә тапшырабыз. Өстегездәге бурычны үтәп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз,–диде ул.

Аның сүзләрен икенче улын хезмәткә озатучы Алексей Федонин да җөйләде. Ә Базарлы Матак егете сержант Владимир Тарасов контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде. Призывниклар исеменнән чыгыш ясап, Александр Ермолаев лаеклы хезмәт итәчәкбез, дип ышандырды.

...Көзге чакырылыш дәвам итә. Призывникларның беренче төркемнәре Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә башлады инде. Ил алдында, халкыбыз алдында  хәрби бурычларын үтәячәк улларыбызга уңышлар, иминлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев