Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнае авылында яшәүче Татьяна Васильевна 100 яшьлеген билгеләде

Чуаш Борнае авылында яшәүче Татьяна Васильевна 10 ноябрьдә бер гасырга тиң юбилеен – 100 яшьлеген билгеләде. Бик сирәкләр генә күрә алган мондый бәхетле көн – гаилә бәйрәме генә була алмый.


Районыбыз җитәкчеләре дә аны игътибарсыз калдырмый. Шуңа да район башлыгы Александр Никошин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева, Сиктермә мәктәбе директоры Николай Хвостов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән аның ярдәмчесе – Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова әбекәйгә котлауларын үзләре килеп җиткерә. Якын кешесен котларга дип, туганнар, оныклар, оныкчыклар да кайта... 
Ә без Татьяна Андреева белән, туган көнгә берничә көн кала алдан очрашып, иркенләп, әңгәмә корып кайткан идек. Әйе, шундый зур санны тутыруына карамастан, ул рәхәтләнеп гапләшергә ярата. Шул уңайдан ул хәтта зарын да белдерде: “Бар хезмәттәшләрем, дус хатыннар гүр иясе булдылар, сөйләшер кешем дә калмады”, – дип, уфтанып куйды. Ярый әле янәшәсендә, әнисен карау өчен, махсус кайткан кызы Людмила һәм ярдәмгә килүче социаль хезмәткәр Елена Якорева бар.

– Әйе, мине бик тә көтеп ала ул. “Авылда нинди яңалыклар бар?”– дип, кызыксынып каршы ала, – диде безнең белән әңгәмәдә катнашкан Елена Семеновна да.

Ә Бөек Ватан сугышы елларында Аксубай училищесында укып, аннары лаеклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфларда белем биргән элеккеге мөгаллимнең хәтере бүгенге көндә дә әйбәт. 

–     Авылдагы һәр кешенең – биредә төпләнеп калганнарыныкын да, күченеп киткәннәренең дә исемнәрен ул хәзер дә белә, – ди кызы Людмила да. 
Элеккеге авыр, әмма яшьлек белән бәйле шатлыгы да күп булган елларны да ул бүгенгедәй искә алды.

–    Сугыш башланган көнне дә хәтерлим мин. Нурлат шәһәренә Сабантуйга барган идек. Бөтен кешенең күңеле күтәренке, шатланабыз, көләбез. Төш якынлашып килгәндә, кайгылы хәбәр җиткерелде: сугыш башлануы турында әйтелде. Ир-атларга, хәрби комиссариаттан, чакыру кәгазен кереп алырга кирәклеге дә кисәтелде... Бәйрәм кәефе бетте, күтәренке күңел сүрелде, – дип, 1941 елның авыр вакыйгасы башланган көнне дә сөйләп узды ул.

–     Шуны әйтәсем килә: училищеда укыганда, без дә, илебез өчен чын йөрәктән җан атып, Россия гимнын башкара идек, – дигәненнән әбекәйнең бүгенге көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булуы да аңлашылды. 

Гомер буе – лаеклы ялга чыкканчы укыткан мәктәп елларын да сагынып искә алды Татьяна Васильевна.

–     Балаларны бик яратып эшләдем. Сыйныфка килеп керәсең, укучылар сине әйләндереп ала, башта яңалыклар белән уртаклашабыз: мин сөйлим, алар нидер аңлата... Кызыклы хәлләр дә була. Балалар ул вакытта туган телне – чуашчаны яхшы белә, рус телен юк. Берсендә шулай укучыларга: “Өч дәрестән соң озын тәнәфес була”, – дим русча. Бер кыз “озын тәнәфесне” кеше дип аңлаган, бервакыт яныма йөгереп килде дә бу: “Мин аны таба алмадым”, – ди. Көлгән идек барыбыз да... – дип искә алды да ул: “Иң шатлыклы бәхетле еллар – эшләгән вакыт шул”, – дип, яшьле күзләрен сөртте. 

Әйе, хезмәтен бик яратып башкарган укытучы мәктәп белән бик авыр аерылыша. Ул чор кешеләренә кул кушырып утыру, гомумән дә, хас түгел. Шуңа: “Әниегез ниндирәк иде ул?” –  дигән сорауга Людмила Ивановна да: 

–    Эшлекле иде. Ул беркайчан да бушамады. Эшләгән елларда 40 ар укучының дәфтәрләрен генә тикшерү дә күпме вакыт сорый иде... Аннан тыш, җәмәгать эшләрендә дә катнаша, өйдә тагын терлек-туар, кош-корт та бар... Балачактагы бер мизгел истә: өйләрне җыештырып чыктым, идәнгә одеал җәйдем дә, әни янәшәмә килеп ятты, минем белән озак кына сөйләште... Бу, бик сирәк хәл булганга, хәтердә сакланган... – дип сөйләде.  

Шуңа лаеклы ялга чыккач та, бермәл аптырап кала ул. Көн-төн җигелеп эшләгән атны әйтерсең лә “шып” туктатып куйганнар. Югыйсә, оныкларны карашырга да кирәк, хуҗалык эшләре дә бар, әмма күңелгә нидер җитми... Менә шунда кул эшләреннән юаныч таба ул... 

–    Пенсиягә чыккач та, бик күңелсез булды. Хәтта елап та ала идем. Нишләргә, дим. Менә шунда келәм чигүен өйрәнергә булдым. Димитровградка барып, җепләр сатып алдым. Менә шуннан башланды инде... Тукымага төрле бизәкләр төшерә, җепләрне кирәк төсләргә мана идем. Бик матур эшләнмәләр әзерләдем, – дип сөйләде әбекәй лаеклы ялдагы тормышы турында. 

Татьяна Васильевна тукыган бер келәм сакланган да булып чыкты әле. Кызы Людмила аны, алып кереп, безгә күрсәтте. Эшләнмәгә 40 еллап вакыт узуга карамастан, ул хәзер дә матурлыгын югалтмаган иде әле. Моннан аның нинди зур тырышлык куеп, җиренә җиткезеп, сыйфатлы итеп башкарылуын аңлыйсың.

–     Тагын шөгыльләрегез юкмы соң? – дип мөрәҗәгать иттем мин әңгәмәдәшемә.

–     Хәзер мин шигырьләр язам. Ә тагын нишләргә? Эшли алмыйм хәзер. Утырасың, уйланасың. Башыма төрле фикерләр килә... Шуларны шигъри юлларга салам. Яшь вакытта бик тә җырларга ярата идек. Радиодан берәр яңа җыр булса, шундук сүзләрен язып алабыз, көен отабыз һәм авыл белән җырлыйбыз... Хәзер тавышым юк инде, яткан килеш шул җырларны шигырь итеп сөйлим... 

Мин менә гади генә булып күренгән әбекәйнең шул яшенә җитеп тә, укытучыларга хас зыялылыгын, зирәк акылын югалтмавын күреп сокландым. Ул безгә күп яктан үрнәк шул, дип уйландым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев