Җырлап күрсәтте безнең кызлар
Казанда үткән V Бөтенроссия вокал-хор иҗаты конкурсында район музыка мәктәбе укучылары да катнашты һәм әйбәт кенә чыгыш ясаган. Конкурсантлар чыгышларын Россия һәм Татарстанның күренекле сәнгать эшлекләре бәяләгән. Музыка мәктәбе укытучысы Алсу Сутягинада шөгыльләнүче Эльза Хәсәнова, Ясминә һәм Сәминә Камаловалар, Аделина Хәйруллина, Камилә Гайнуллина, Ангелина Феоктистова үз яшьләре категорияләрендә осталыкларын күрсәтеп,...
Казанда үткән V Бөтенроссия вокал-хор иҗаты конкурсында район музыка мәктәбе укучылары да катнашты һәм әйбәт кенә чыгыш ясаган.
Конкурсантлар чыгышларын Россия һәм Татарстанның күренекле сәнгать эшлекләре бәяләгән. Музыка мәктәбе укытучысы Алсу Сутягинада шөгыльләнүче Эльза Хәсәнова, Ясминә һәм Сәминә Камаловалар, Аделина Хәйруллина, Камилә Гайнуллина, Ангелина Феоктистова үз яшьләре категорияләрендә осталыкларын күрсәтеп, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге алты диплом алып кайтканнар. Укытучыларына конкурсны оештыручылар рәхмәт хаты тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев