Әлки районы урманнарга чыгу чикләнә
Район территориясендә аномаль эсселек һәм янгын куркынычы саклана. Мондый шартларда ут-күз чыкмасын өчен янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Урманнарга чыгуны бик нык чикләргә кирәк. Ә инде урманга барырга туры килә икән, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарур. Урманда учак кабызу, коры үлән яндыру катгый тыела. Шырпы я тәмәке төпчеген...
Район территориясендә аномаль эсселек һәм янгын куркынычы саклана.
Мондый шартларда ут-күз чыкмасын өчен янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Урманнарга чыгуны бик нык чикләргә кирәк. Ә инде урманга барырга туры килә икән, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарур. Урманда учак кабызу, коры үлән яндыру катгый тыела. Шырпы я тәмәке төпчеген җиргә ташламагыз, пыяла әйберләрне, майланган яисә янучан матдәләр сеңгән материалларны калдырып китмәгез. Бу кагыйдәләрне үтәмәгән һәм урманда ут-күз чыгарган кешеләргә мең ярымнан ике мең ярымга кадәр штраф салу каралган (янгыннарга каршы махсус режим шартларында исә 3-4 мең сум). Вазыйфаи затларга 5 меңнән 10 меңгә кадәр (махсус режим вакытында 10-20 мең), юридик затларга 30 меңнән 100 меңгә кадәр (10-200 мең) штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев