Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ниһаять, Әлки районы авылларына дә яңгыр килде

Кичә, район авылларында озак көтелгән яңгыр яуды. Яз башыннан бирле явым-төшем күрмәгән басу-кырлар шифалы дымга тиенде. Төш вакыты узуга күк йөзе болытлап, яңгыр ява башлады. Чаллы, Түбән һәм Югары Әлки, Әхмәт якларында яшенле яңгыр чиләкләп койды. Ташбилгедә көчле җилнең өй түбәләрен каеру очраклары да булды, диделәр. Ә менә Мулланур Вахитов...

Кичә, район авылларында озак көтелгән яңгыр яуды.

Яз башыннан бирле явым-төшем күрмәгән басу-кырлар шифалы дымга тиенде. Төш вакыты узуга күк йөзе болытлап, яңгыр ява башлады. Чаллы, Түбән һәм Югары Әлки, Әхмәт якларында яшенле яңгыр чиләкләп койды. Ташбилгедә көчле җилнең өй түбәләрен каеру очраклары да булды, диделәр. Ә менә Мулланур Вахитов авылында яңгыр белән башланып, аннан шактый вакыт боз яуган. "Боз кисәкләре бик эре, 5 тиен акча зурлыгында иде. Явып узгач та байтак вакыт эреми яттылар әле",-ди авыл кешеләре. Боз бакчаларга шактый зыян китергән. Помидор, кыяр, кабак үсентеләрен, чәчәкләрне теткән, бәрәңге сабакларын җиргә аударган. "Берничә хуҗалыкның казлары зыян күрде, ә бер апаның башын яралаган боз кисәкләре", диделәр. Ә гомумән халык яңгыр явуга бик шат. Әле бит төнлә дә байтак авылларда күк күкрәп-яшен яшьнәп мул яңгырлар явып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев