Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәребез спортта да сер бирми

Районыбыз җыелма командасы пенсионерларның бишенче республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады. Май азагында үткән әлеге олы бәйгедә районыбызның ун өлкән спортчысы катнашты. Иске Матак авылыннан Галина Исаева иң зур уңышка иреште - ул теннис буенча республикада икенче урынны яулады, көмеш медаль һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Йөгерү, йөзү, төз ату, комбинацияле...

Районыбыз җыелма командасы пенсионерларның бишенче республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады.

Май азагында үткән әлеге олы бәйгедә районыбызның ун өлкән спортчысы катнашты. Иске Матак авылыннан Галина Исаева иң зур уңышка иреште - ул теннис буенча республикада икенче урынны яулады, көмеш медаль һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Йөгерү, йөзү, төз ату, комбинацияле эстафета, шахмат буенча да безнең җыелма команда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте һәм беренче унлыкка эләкте. Районда бассейн булмаса да, Әнәс Вәлиев, Татьяна Горбунова (икесе дә Базарлы Матактан) кебек өлкәннәребез бик оста йөзүләрен күрсәттеләр. Йөзү ярышында алар 40 район арасында унынчы урынга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев