Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Әнҗерә дә юллы була

Районыбызда юллар төзү һәм ремонтлау эшләре тынып тормый. "Алексеевскдорстрой"ның район филиалы эшчеләре Кошкидан Спас районының ИжБорискино авылына кадәр каты түшәмәле юл салуны төгәлләп киләләр. Якын көннәрдә Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә автомобиль юлын ремонтлау да тәмамланачак. Нурлат юлының төзекләнүен көтүчеләр дә сөенә ала. Киләсе атнада Базарлы Матак-Мамыклы автоюлы тулысынча әзер булачак. Альберт...

Районыбызда юллар төзү һәм ремонтлау эшләре тынып тормый.

"Алексеевскдорстрой"ның район филиалы эшчеләре Кошкидан Спас районының ИжБорискино авылына кадәр каты түшәмәле юл салуны төгәлләп киләләр. Якын көннәрдә Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә автомобиль юлын ремонтлау да тәмамланачак.

Нурлат юлының төзекләнүен көтүчеләр дә сөенә ала. Киләсе атнада Базарлы Матак-Мамыклы автоюлы тулысынча әзер булачак. Альберт Гатин һәм Илнар Сәмигуллин бригадалары анда асфальт-бетон түшәүне соңгы метрларда башкаралар.

Яңа Әнҗерә авылына да быел күптән көтелгән сыйфатлы юл киләчәк. Иске Әнҗерәдән урман эчендәге бу поселокка кадәр вак таш һәм гравий катнашмасы салынган каты түшәмәле юл салына башлый. Эшчеләр җир полотносы төзүгә керешкән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев