Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгышы белән Яңа Алпардан булган Рәхилә Гәрәпшина исә истәлек итеп әнисе Рәхимә апаның кулдан тегелгән ап-ак алъяпкычын саклый

Һәр кеше дә якын кешеләре истәлеге итеп нинди дә булса мөһим, кадерле әйберне сакларга тырыша.

Әлеге ядкарь фотосурәт яисә чигелгән кулъяулык, милли бизәнү әйбере яисә гаиләдәге яраткан ризыкның рецепты булырга мөмкин. 
Чыгышы белән Яңа Алпардан булган Рәхилә Гәрәпшина исә истәлек итеп әнисе Рәхимә апаның кулдан тегелгән ап-ак алъяпкычын саклый. 


Рәхимә апа бүгенге көндә мәрхүм инде, әмма балалары, туганнары, авылдашлары аны олы йөрәкле ана, уңган хуҗабикә һәм игелекле күрше буларак еш кына искә алалар. 
–     Әнием 1930 елда туган, яшьли әтиебез Хәертдин Дәминовка кияүгә чыга. Биш бала тәрбияләп үстереп, алар гомер буе бер-берсен аңлашып, хөрмәт итеп яшәделәр. Ышаныгыз, бу матур сүзләр генә түгел! Әтием бергә яшәү дәверендә әниемә бер генә тапкыр да авыр сүз әйтмәде. Хәер, аның башка кешеләргә дә ялгыш та каты бәрелгәне булмады. Авылдагы ир-атлар: “Үзең остаханә мөдире, үзең әрли дә белмисең”, – дип, аңардан көлә дә иделәр. Менә шундый тәрбияле кеше иде ул, – дип сүзен башлады Рәхилә апа. – Әнием төрле эшләрдә хезмәт итте. Җирле фермада кош та карады, кырчы да булды, кирпеч заводында да эшләде (элек Алпарның үзенең кирпеч заводы булган), җәй айларында сөт тә суытты. Элек, үзегез беләсез, һәр авылда да суыткычлар юк иде. Сөт әчемәсен өчен, аны салкын суда тотканнар. Шуңа да әни сөт флягаларын чишмәгә ташыган. 
Авылдашлары Рәхимә Миңгалимовнаны аш-су пешерергә оста уңган хуҗабикә буларак хәтерлиләр, зур мәҗлесләргә, туйларга аңардан еш кына бәлешләр салып бирүен дә үтенгәннәр. 
-    Ярдәм итәргә сорыйлар икән, әни беркайчан да каршы килмәде. Кирәк икән, аның шулай ук үзенә дә булышканнар бит. Күршеләрнең бергә җыелышып, төннәр буе пилмән бөгүен, бәлешләр өчен балан бөрчүләрен әле үзем дә бик яхшы хәтерлим. Әти-әни җырларга да яраттылар, авылдагы бар бәйрәмнәрдә дә катнаша иделәр. Байлыклары булмаса да, ул вакытта кешеләр күңелле итеп яшәделәр, – дип, хатирәләре белән уртаклаша Рәхилә Хәертдиновна. 
Әлеге сугыш чоры балаларына ачлык, ялангачлык, ятимлекне үзләренә татырга туры килә. Ирле-хатынлы Дәминовларга да яшүсмер чакларында  Ямбакты, Тумбада урман әзерләүдә катнашырга туры килә. 
– Шулай бервакыт әни мине Базарлы Матак хастаханәсендәге теш табибына алып барды. Үзәк район хастаханәсенең иске агач бинасын, мөгаен, күпләр хәтерлидер дә. Табибка килгәч, әни Иске Матакта яшәүче дустын очратты – сугыш елларында бергә урман кискәннәр икән. Алар очрашуларына шулкадәр шатландылар ки, шау-гөр килеп, көлешә-көлешә кочаклаштылар. Тавышны ишетеп, хәтта табиб та чыкты. Кисәтү ясаган иде, әниләр, тынып калсалар да: “Ә сез әлеге хастаханәне кемнәр салуын беләсезме соң? Бала кулларыбыз белән бүрәнәләрен без ташыдык бит!” – дип акландылар, – ди, хатирәләр йомгагын сүтеп Рәхилә ханым. 
–Мин бит кулымдагы ядкарь турында сөйләргә теләгән идем!  Әниемнән истәлек булып калган алъяпкычны әйтүем. Аның тегелүенә 6 дистә ел узган бит! Күрәсезме, ул бүгенге көндә дә шикәр кебек ап-ак, уртасында чигелгән чәчәге үзен бизәп тора. Аның һәр җебе, һәр чәнчеп алган атламы кадерле миңа. Аңлыйсызмы мине? – дип, сораулы карашын төбәде миңа әңгәмәдәшем. 
Билгеле, без барысын да аңлыйбыз, ничек аңламыйсың инде?! Башкача була да алмый... 
Гаилә ядкарен саклаучы Рәхилә ханым турында да бераз язып үтик. Ул ире Мансур белән озак еллардан бирле Яр Чаллы шәһәрендә яши, Гөлнара һәм Эльмира исемле ике кыз үстергәннәр, бүгенге көндә Гәрәпшиннар дүрт оныкларын тәрбияләргә булышалар. Рәхилә апа – тынгысыз, актив  кеше, ул Әлки районы якташлык җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы оештыру комитеты әгъзасы булып тора. Ә күптән түгел аны дуслары Марина һәм Светлана белән республика телевидениесенең бар төп каналларыннан да күрсәттеләр. Лаеклы ялдагы әлеге хатын-кызлар мобилизацияләнәнгә сугышчыларга тәм-том буларак, үзлләре 10 килограмм чәк-чәк пешереп җибәргәннәр. 
–     Өч көн әзерләдек. Камырны 48 йомыркадан бастык, литр ярым сыек бал кулландык. Ир-егетләребез сөенсен әле дип эшләдек. Яңа елга тагын тәм-томнар пешерергә ниятлибез, – дип, безнең белән игелекле эшләре турында уртаклашты йомшак күңелле әлеге ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев