Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Компьютер аша язылдым

"Әлки хәбәрләре" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылдым әле. Бу алым бик уңайлы һәм гади икән. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша "Подписка" бүлегенә керәсең. Анда шәхси кабинетым бар. Мин коммуналь хезмәтләр өчен дә, ГАИ штрафларын да шул кабинетым аша түлим. Әлегә кадәр шәхси кабинетың булмаса...

"Әлки хәбәрләре" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылдым әле.

Бу алым бик уңайлы һәм гади икән. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша "Подписка" бүлегенә керәсең. Анда шәхси кабинетым бар. Мин коммуналь хезмәтләр өчен дә, ГАИ штрафларын да шул кабинетым аша түлим. Әлегә кадәр шәхси кабинетың булмаса да борчыласы юк. Аны булдырасы бик тиз һәм ансат.

Аннан соң һәр адымда компьютер күрсәткәннәрне генә башкарасы. "Нинди газетага, журналга языласыз?"дигән сорауга "Әлки хәбәрләре" дип җыйдым. "Кайсы айларга?" дигәненә - 2015 елның икенче яртыеллыктагы алты аен күрсәттем. Үземнең исем-фамилиямне, өй адресын төгәл итеп яздым. Аннан инде хезмәт хакым килә торган банк карточкасы аша түләүләрне башкардым.

Бу эшләр нибары ике-өч минут вакытымны алды. Сезгә дә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга киңәш итәм. Моны теләсә кайсы вакытта өйдә дә, эштә дә башкара аласыз. Болай язылуның уңайлы һәм ансат икәненә үзегез дә төшенерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев