Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Кошки һәм Карга авыл җирлекләренә Президент машина бүләк итте

Республика көне алдыннан Кошки һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Шевроле Нива" автомашинасы ачкычын алды. Конкурста катнашып, җиңү яулаган авыл җирлекләренә әнә шундый бәхет елмайды. Бәйрәм алдыннан республиканың 93 муниципаль берәмлегенә, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшләүче 7 учреждениегә машиналар бүләк ителде. Президент бүләгенә лаек...

Республика көне алдыннан Кошки һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Шевроле Нива" автомашинасы ачкычын алды.

Конкурста катнашып, җиңү яулаган авыл җирлекләренә әнә шундый бәхет елмайды. Бәйрәм алдыннан республиканың 93 муниципаль берәмлегенә, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә эшләүче 7 учреждениегә машиналар бүләк ителде.

Президент бүләгенә лаек булган безнең җирлекләрнең автомобильләре шактый тузган иде инде. Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев исә бөтенләй "тимер ат"сыз калган иде. Җирлектә көн дә туып торган мең дә бер мәшәкатьне хәл итүдә яңа автомобильләр бик тә урынлы булыр. Президент Кошки җирлеге башлыгы Эльфира Нуретдиновага ачкыч тапшырганда бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләме дә бүләк итә. Авыл җитәкчеләренең бүгенге эшчәнлеген югары бәяләп, алга таба да уңышлы хезмәт тели ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев