Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данил Әһлиуллин - баянчы, гармунчы, үзе бик актив, ягымлы елмаюлы сөйкемле егет

Гомер-гомергә кеше кунаклар каршылаганда  иң әйбәтен, иң яхшысын күрсәтергә, үзе турында яхшы тәэсир калдырырга тырыша.

 Базарлы Матак мәктәбе “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар белем бирү үзәгенә әверелгәннән соң бирегә төрле делегацияләр еш килә, иң югары дәрәҗәдәге депутатлар да була. Кунак озак тормаса да, күпне күрә, диләр халыкта. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың мондый очракларда кунак-төшемнең күңелен күрү чарасы бар. Үзе баянчы, гармунчы, үзе бик актив, ягымлы елмаюлы сөйкемле егет ул. Дәртле, моңлы татар көйләрен сыздырып җибәрсә, теләсә кемнең күңелен эретә. 
Бу егетнең исеме Данил Әһлиуллин. Данил урта мәктәпнең алтынчы  сыйныфында, шулай ук балалар музыка мәктәбенең чыгарылыш сыйныфында белем ала. Музыка мәктәбендә ул гел “бишле” билгеләренә укый, язга инде мәктәпне тәмамлау турында таныкнамә алачак.
–Безнең өйдә гел тальян гармун булды. Элегрәк Таһир дәү әтием аны кулына алырга бик ярата иде. Хәзер инде дәү әти өлкәнәйде, яраткан көйләрен миңа уйнарга куша,–ди яшь музыкант. 
Данилның гармунда профессионалларча уйнарга өйрәнәсе килә. Бер ел ул укытучы Рәзинә Гомәрова белән шөгыльләнеп осталыгын арттыра. Ә инде баянның мөмкинлекләре “сеңелесе” гармунга караганда күпкә артыграк булуын төшенеп алгач, үзенә әлеге уен коралын алуны сорый.
–Данил зур теләк, омтылыш белән шөгыльләнә. Ул бик талантлы. Аның көе, музыкаль сәләте бар, җырларны да үзе сайлый. Беренче сыйныфтан бирле без аның белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, призлы урыннар алабыз. Моннан тыш, Данилның коллектив башкару тойгысы бик көчле, ул ритмны тота. Аның өйдә күп шөгыльләнүе дә сизелә. Еш кына ул дәрескә мәктәптә үтмәгән көйләрне өйрәнеп килә,–дип үзенең укучысы турында аналарча җылылык һәм соклану белән сөйли педагог-остазы Рәзинә Әсхәт кызы.
Хәзер Данил укытучысы белән бергә “Выйду на улицу” рус халык җырын өйрәнеп мәш килә. Бу мәгълүм композиция башкару өчен гаять катлаулы. Әлеге әсәрне музыка юнәлешендәге махсус уку йортларында гына өйрәнәләр икән. Данил исә үзенә югары максатлар куя, ул ирешелгән белән тукталып кала торганнардан түгел. 
–Сыйныфтагы чараларда без музыкаль номерларны Әмир Фәтхуллин белән, ә мәктәп күләмендәге һәм район чараларында Ильяс Садыйков белән башкарабыз,–дип дус егетләре – яшь баянчылар хакында сөйли Данил. 
Данил Әһлиуллин әле Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты оештырган “Минем шәҗәрәм” бәйгесенең район этабы җиңүчесе булган. Ул әтисе ягыннан 11 буынга кадәр шәҗәрә төзегән. Конкурс эшен татар телендә язган, матур итеп бизәгән. 
–Улыбыз дәү әтисе-дәү әнисенең 80 яшьлек юбилейларына шундый бүләк ясарга булды. Алар бит аны бик бәләкәйдән карап үстерергә булыштылар. Шәҗәрә ясау инициативасын бөтен туганнар хуплады. Һәм менә уртак тырышлык белән шәҗәрә агачы барлыкка килде. Без аны район архивына конкурска тапшырдык,–ди малайның әнисе Гөлгенә. 
Редакциягә Данил үзенең уен коралы белән килде, Яңа Алпар дәү әнисе Гөлфиянең яраткан көе – “Яшьлегем хисләре”н уйнады. Ягымлы, моңлы, дулкынландыргыч бу көй беркемне дә битараф калдырмады, аны тыңлыйсы да тыңлыйсы килде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев