Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең футболчылар – җиңүче

Район ДЮСШ командасы футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнешендә "Б" дивизионында беренчелекне яулауга иреште. Чемпионат 1998 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында үткәрелә. Команданың анда уңышлы старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бу атна башында - өченче һәм дүртенче турларда малайларга шактый кыен шартларда - 35 градус эсседә уйнарга...

Район ДЮСШ командасы футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнешендә "Б" дивизионында беренчелекне яулауга иреште.

Чемпионат 1998 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында үткәрелә. Команданың анда уңышлы старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бу атна башында - өченче һәм дүртенче турларда малайларга шактый кыен шартларда - 35 градус эсседә уйнарга туры килә. Яр Чаллының "Заря" командасына каршы матчта футболчыларыбыз башта 0:2 исәбе белән оттыралар. Әмма беренче таймнан соң, бөтен көчләрен туплап, исәпне тигезләүгә ирешәләр (2:2). Дүртенче турда Мамадышның "Олимп" командасына 0:2 исәбе белән җиңеләләр. Беренче әйләнешнең йомгаклау матчында исә команда егетләре бердәм тырышлык белән гаҗәеп кызыклы һәм эчтәлекле уен күрсәтәләр. Чистайның "Труд-Восток" командасы белән очрашуда матур голлар, капкачыларның эффектлы сейвлары (капканы көндәшләрдән коткару) нәтиҗәсендә безнекеләр 3:2 исәбе белән җиңү яулыйлар. Бу командага беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирә. Икенче урында - Мамадыш, аннан соң Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Байлар Сабасы командалары.

Әйтергә кирәк, командабыз тренеры Рифкать Сәгъдиев, профессиональ бурычларын үтәү белән беррәттән, спонсорлар эзләү белән дә мәшгуль. Бу уенда футболчыларыбызга эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар һәм якташыбыз, "Нефтехимик" футбол клубы директоры Наил Гыйззәтуллин зур ярдәм күрсәткәннәр.

Чемпионатның икенче әйләнеше 29 июльдә старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев