Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат корбан ашы үткәрде

Корбан гаетендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Базарлы Матак мәчетләренлә намаз укыган мөселманнарны корбан ашына чакырды. Депутат исеменнән ил-көнгә иминлек теләп ике сарык корбанга чалынды, ә "Эдем" кафесында бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылгач, автобусларга утырып, 40 кеше кафега килде. Биредә инде корбан ите пешереп, кунакларны көтеп тора...

Корбан гаетендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Базарлы Матак мәчетләренлә намаз укыган мөселманнарны корбан ашына чакырды.

Депутат исеменнән ил-көнгә иминлек теләп ике сарык корбанга чалынды, ә "Эдем" кафесында бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылгач, автобусларга утырып, 40 кеше кафега килде. Биредә инде корбан ите пешереп, кунакларны көтеп тора иделәр. Мөселманнарга депутатның котлавы җиткерелде. Аларны шулай ук район башлыгы Александр Никошин да тәбрикләде. Район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов Фоат Вәлиевка, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, барлык әлкилеләргә тыныч тормыш теләп дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев