Депутатлар Түбән Әлки авыл җирлегенең эшен “канәгатьләнерлек” дип бәяләде
Түбән Әлки авыл җирлеге халык җыены җылы, матур яңа мәдәният йортында узды.
Ишектән килеп керүгә, клуб, китапханә, мәктәп коллективлары оештырган күргәзмәләр, үз эшләрен сөйләргә әзер торган укучылар игътибарны җәлеп итте. Район вәкилләре дә укучылар чыгышын кызыксынып тыңладылар, ә район башлыгы Александр Никошин аларның эшләренә югары бәя бирде.
Дүрт авылны берләштергән җирлектә бүгенгесе көндә 1096 кеше яши. Алар арасында өлкәннәребез –Бөек Ватан сугышы ветераны Хазыйм абый Фәхретдинов, 7 тыл хезмәтчәне булуы да сөендерә.
Авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Фәрит Садриев сүзләренә караганда, бай яши тырыш халык.
–Җирлектә 245 баш савым сыеры исәпләнә. Шуларның 37 се –Әсхәт Хәйруллин, 20 се–Фәннур Сәлахов, 15 баш–Рөстәм Саттаров, 14е–Данис Сәлахов, 10 баш–Ринас Хәмәтҗанов, 9 ы–Гүзәлия Гәрәева хуҗалыкларында. Моннан тыш 8 әр, 5әр сыер асраучылар да шактый. 2024 елда авыл җирлеге буенча 850 тонна сөт җыеп тапшырылды. Акчага әйләндерсәк, бу 26 млн.316 мең сумны тәшкил итә,–дип санап үтте ул.
Төп чыгышны мәктәп директоры Венера Гайнетдинова дәвам итте.
– Мәктәптә белем һәм тәрбия алучы 87 укучының 81е-татар, 3 се-рус, 1 се-үзбәк, 2се таджик милләтеннән. Дус, көчле коллективта эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган,–дип, ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар белән таныштырды ул. Чыгымнар сораучы чараларда һәрдаим ярдәм иткән Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга җылы рәхмәтләрен җиткерде.
Депутатлар авыл җирлегенең эшен “канәгатьләнерлек” дип бәяләде.
Район вәкилләрен игътибар белән тыңлаган халык аралашу барышында туган сорауларын да җиткерә барды. Һәр яңгыраган сорау, гозер исәпкә алынды, дәлилле җаваплар бирелде.
Ахырдан йомгаклап чыгыш ясаганда, Александр Федорович авылларның төзеклеге, яшәү шартларының яхшыруы үзара салым акчасына да бик нык бәйләнгән булуын искәртте.
–Авыл эчләрендәге юллар программасы юк, әлеге мәсьәләләрне нәкъ менә шул сездән җыелган үзара салым акчасы хисабына хәл итә алабыз. Хөкүмәттән 4 тапкыр арттырылып кайта торган бу акча турында онытмыйк, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк,– диде ул.
Җирлек үсешенә зур өлеш керткән һәм яңа туган сабыйлар белән сөендергән гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 2024 елда бу җирлектә 12 бала (10 кыз, 2 малай) дөньяга килгән.
Уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әниләрен: Түбән Әлкидән–Наилә Сираҗева, Урта Әлкидән–Гөлгенә Гыйрфанова, Югары Әлкидән Гөлнур Әгълиеваларны район башлыгы Мактау хатлары белән бүләкләде.
Үз чиратында Гөлнур Әгълиева һәрвакыт хәлен белешеп торган клуб мөдире Фәния Минһаҗевага, утын әзерләүдә булышкан классташларына, авыл җирлеге һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен юллады.
2025 елда Югары Әлки авылында яңа ФАП төзеләчәген ишеткән халык чиксез куанды һәм бүгенгесе көндә авыррак шартларда булса да үз эшен җиренә җиткереп башкаручы фельдшер Резидә Гыйльфановага рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлы эшләвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев