Әлки районында мәгариф хезмәткәрләре барысы да грипптан вакциналанган
Район мәгариф хезмәткәрләре барысы да гриппка каршы прививка ясатканнар. Бушлай вакциналау өчен районга 6170 доза препарат кайтарылган. План - 7420 кешегә прививка ясау. Аларның 1840 ы - балалар. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, балаларның да һәммәсенә прививка ясаганнар. "Грипп эпидемиясе гыйнвар ахыры-февраль башында гына көтелә әле. Димәк,прививка ясатып өлгерергә була, чөнки бу...
Район мәгариф хезмәткәрләре барысы да гриппка каршы прививка ясатканнар.
Бушлай вакциналау өчен районга 6170 доза препарат кайтарылган. План - 7420 кешегә прививка ясау. Аларның 1840 ы - балалар. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, балаларның да һәммәсенә прививка ясаганнар. "Грипп эпидемиясе гыйнвар ахыры-февраль башында гына көтелә әле. Димәк,прививка ясатып өлгерергә була, чөнки бу авыруга каршы иммунитет барлыкка килсен өчен 2 атна вакыт җитә",-ди табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев