Әлки районы Демидовка механизаторы Олег Серягин көненә 400 гектар эшкәртә
Демидовка механизаторы Олег Серягин яңа "Барс" үзйөрешле сиптерү агрегаты белән көненә 400 гектар мәйданны чүп үләннәренә каршы эшкәртә. Бу көннәрдә Олег "Салман" отрядының уҗым бодае басуында хезмәт куя. Чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерү, мәгълүм булганча, иртән һәм кичен эссе сүрелгән мәлдә башкарыла. Олег Серягинның эш вакыты иртәнге 4 тән 9...
Демидовка механизаторы Олег Серягин яңа "Барс" үзйөрешле сиптерү агрегаты белән көненә 400 гектар мәйданны чүп үләннәренә каршы эшкәртә.
Бу көннәрдә Олег "Салман" отрядының уҗым бодае басуында хезмәт куя. Чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерү, мәгълүм булганча, иртән һәм кичен эссе сүрелгән мәлдә башкарыла. Олег Серягинның эш вакыты иртәнге 4 тән 9 га һәм әбәттән соң сәгать 4 тән караңгы төшкәнче дәвам итә. Тырыш механизатор моңа кадәр "Хлебодаровка" отрядында 4 мең гектар мәйданда шушы эшне башкарган булган.
Районда басуларны чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү 20 мең гектардан артык мәйданда эшләнгән. Бу планның яртысына якыны дигән сүз. Бер үк вакытта хуҗалыкларда корткычларга каршы көрәш тә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев